Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 сентябрь - Белем бәйрәме килеп җитте (+фоторепортаж)

Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә.

Данлы үткәне булган Балтач мәктәбендә дә бәйрәм чаралары елдагыча бик матур узды. Укучыларны, укытучыларны, ветеран мөгаллимнәрне, әти-әниләрне тәбрикләргә район башлыгы Рамил Нотфуллин килде.

Беренчеләр абый-апаларын шигырьләр сөйләп куандырды. Чыгарылыш сыйныф егет-кызлары да үзләренең алмашларына хәерле юл теләп, символик белем ачкычы тапшырды. Яңа уку елы башлануын хәбәр итеп яңгыраган кыңгыраудан соң классларда тынычлык дәресләре узды.

Быел Балтач мәктәбендә 757 укучы белем алачак, шуларның 76сы – мәктәп бусагасын беренче мәртәбә атлап керүчеләр.

Хәерле юл сезгә, балалар. Хәерле уку еллары!

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1 сентябрь