Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Меңнәр дәшә сезгә яратып!!!

Меңнәр генә түгел, миллионлаган кешеләр сезгә ихластан хөрмәтләрен, яратуларын белдерә. Укытучы, мөгаллим, мөгаллимә...

Рәсемдә: Пыжмара урта мәктәбе юбилеенда элеккеге Сәрдек сигезьеллык мәктәбе укытучысы Клавдия Караваеваның укучысы Фәнис Газизов белән ярты гасырдан соң очрашу мизгеле.

Меңнәр генә түгел, миллионлаган кешеләр сезгә ихластан хөрмәтләрен, яратуларын белдерә. Укытучы, мөгаллим, мөгаллимә... Әлеге күркәм һөнәрне үз иткән, гомер буе сайлаган хезмәтенә тугры калган игелекле затлар күпме баланың апасына, я абыйсына әверелә. Исеме һәм әтисенең аты белән дәшсәк дә, нигездә барыбер апа-абый кебек якын кешеләребезгә тиңләшерлек изге хисләр кала. Иртәләрен сине сыйныф бүлмәсендә көтеп алган, көн дәверендә җаваплылыкны үз җилкәсеннән төшермәгән, синең хакта кайгырткан, якын иткән, үз иткән күркәм зат ничек инде якын кешеңә әверелмәсен, ди!? 1 сыйныфка якты йөзе, елмаюлы карашы белән балкып каршы алган Беренче укытучыны оныту һич мөмкин түгел. Алар безнең күңел түрендә, хәл-әхвәлләрен сорашырга вакыт тапмасак та, бәйрәм белән котларга онытып җибәрсәк тә, рәхимле карашлары мәңге онытылмый, бүгенгедәй күз алдында. Нәкъ менә алар сабыйларны укырга-язарга, дөньяны танырга өйрәтеп, белем дәрьяларын кичү серләренә тагын да ныграк төшендерүче фән укытучыларына тапшыралар. Тормыш дигән олы юлга басканчы мәктәп һәммәбезнең дә икенче йорты, ә укытучылар – икенче әткәй белән әнкәй ролен үти. Әти-әни кебек кайгыртучы да, яклаучы да, әрләүче дә, мактаучы да алар. Җәмгыятебез белемле, тәрбияле, күркәм шәхесләре белән  аеруча да матур дип горурланабыз икән, монда мөхтәрәм мөгаллим һәм мөгаллимәләрнең өлеше чиксез зур. Шуңа да кадерле укытучыларыбызны яратмый мөмкин түгел. Алар һәрчак җәмгыятебез һәм дә хөкүмәтебез тарафыннан лаеклы бәяләнүгә хаклы.

Укытучылар көне һәркем өчен дә бәйрәмме?! (сораштыру)

Венера ФӘЙЗРАХМАНОВА, Шода авылы: – Укытучылар көне безнең өчен гаилә бәйрәме кебек, чөнки барыбыз да укытучылар. Әниебез Гөлфия белән әтиебез Фердинанд гомерләре буе Куныр урта мәктәбендә балалар укыттылар. Тормыш иптәшем Радик та, үзем дә укытучылар династиясен дәвам итүчеләр. Бу көнне күпсанлы котлаулар кабул итүдән тыш, үзебезнең укытучыларыбызны да котларга онытмыйбыз.

Хәлим ХӨСӘЕНОВ, Балтач бистәсе: – Беренче укытучым Ләлә Мәгъсүмовна Сабитова иде. Шөкер, ул бүген исән-сау, лаеклы ялда. Гомер буе Балтач урта мәктәбендә балаларга белем бирде, директор урынбасары булып эшләде. Форсаттан файаланып, Ләлә Мәгъсүмовнаны әлеге бәйрәм белән тәбрик итәм, биргән белем һәм тәрбиясе өчен зур рәхметемне белдерәм. Бүгенге көндә котлау мөмкинлекләре зур, өйләренә дә, мәктәпкә дә барасы юк, интернет заманында яшәгәнлектән, тәбрикләүләрне электрон вариантта гына юллыйбыз.

Айсылу ВӘЛИЕВА, Чапшар авылы: – Әлеге бәйрәм минем өчен бик якын, чөнки яраткан укытучыларыма рәхмәт сүзләре ирештерү өчен тагын бер мөмкинлек бирә торган көн бит ул. Әлбәттә, беренче укытучым Гөлфинә апа Әсәдуллинаны  котларга да онытмыйм. Әле ул апамның да беренче укытучысы. Белем иленә алып кергән һәм мәхәббәт тәрбияләгәне өчен мин аңа чиксез рәхмәтле. Үзем белем алган Норма урта мәктәбендә дә бу көнне укытучылар коллективын ихластан котлап, аларга чәчәк бәйләмнәре бүләк итәбез.

Зөлфия ГАЛИМҖАНОВА, Балтач бистәсе: – Беренче укытучың кем дип сораша калсаң, кайчак «Ел саен бер укытучы укытты, гел алышындылар, кайсы дип тә әйтергә белмибез», дип нәүмизләнүчеләр бар. Очрашуларга да шул сәбәпле кайсын чакырырга да белмиләр,  беренче укытучыбыз юк дип өздереп әйтүчесе дә очрый. Ә без, башлангычтагы сигез сыйныфташым, ул яктан бәхетле. Гөлзада апа Габделбәрова бүгенге көндә исән-сау, Яңа Салавыч авылында яши. Барлык мөгаллимәләремә дә Ходай ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомерләр бирсен.

Гөлия ХӘБИБУЛЛИНА, Норма авылы: – Мин үзем дә укытучы һөнәрен сайлагангамы, ләкин ул өлкәдә эшләмәсәм дә, укытучылар көненә битараф калалмыйм. Кеше бит һөнәрне, ни генә дисәләр дә, күңеле кушканга сайлый. Бу көнне сыйныф җитәкчеләремне котлап өйләренә бару миңа студент чакларымны, балаларга белем биргән елларымны искә төшерә. Башлангыч сыйныф укытучым Сания Латыйпова вакытсыз вафат инде, аңа булган хөрмәтебез, яратуыбыз беркайчан да күңелләрдән җуелмас.

Фирүзә МӨХӘММӘТГАЛИЕВА, Кариле авылы: – Без бер генә бәйрәмне дә калдырмаган кебек, укытучылар көнен дә билгеләп үтмичә калмыйбыз, әлбәттә. Ирем дә, үзем дә укытучы. Икебез дә хәзер район мәгариф идарәсендә эшлибез. Бәйрәм гел эш көненә туры килә,вакыт эштә үтә,ә кич белән үзебезнең гаилә белән бергә тәмле итеп чәй эчәбез инде. Менә быел коллектив белән бергә Кәрим  Тинчурин театрына спектакль карарга барырга дип планлаштырабыз.

 

Баш мөхәррир фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укытучылар көне