Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Менюда нигә пилмән юк?

Бу ризыкны мәктәп ашханәләре менюына кертү өчен кызу бәхәс бара.

Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев пилмәнне мәктәп ашханәләре менюына кертүне таләп иткән. Бу хакта “Znak.com” хәбәр итә.
Быел губернаторның өлкә Хөкүмәте вәкилләре һәм муниципалитетлар башлыклары белән беренче тапкыр узган киңәшмәсендә Мәскәү өлкәсенең мәгариф министры Илья Бронштейн, сораштыру нәтиҗәләре буенча, күп кенә укучылар менюга пилмән кертүне сорый, дип белдергән.

“Ә пилмән белән нәрсә булган? Проблема нидә? Гадәти теләк. Без барыбыз да мәктәптә укыдык, барыбызның да пилмән ашыйсы килә иде. Ни өчен пилмән юк? Кыйммәт ризыкмы?” — дип ризасызлык белдергән Андрей Воробьев.

Өлкәнең “Роспотребнадзор” филиалы җитәкчесе Ольга Микаилова губернаторга пилмәннең менюда булмавын "бу - микроорганизмнар үрчү куркынычы югары булган ризык”, дип аңлаткан.

“Һәрвакытта да иң тәмле ризыкларның берсе пилмән булды. Ул чакта бургерлар һәм фри бәрәңгесе юк иде. Әгәр балалар пилмән тели икән, аларга пилмән бирегез. Проблема нидә? Теләсә нинди ризык куркыныч тудыра ала. Пилмән һичшиксез булырга тиеш!” — дип ассызыклый Воробьев.

Нәтиҗәдә, мәгариф министры һәм төбәкнең баш санитар табибы губернаторга бу мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә биргәннәр, дип яза Кызыл таң.

 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пилмән балалар туклануы