Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мөгаллимнәребез «Ел укытучысы-2016» бәйгесендә

Безнең укытучыларыбыз Казанда «Ел укытучысы-2016» конкурсы кысаларында тәрбия эшләрен оештыручыларның финал ярышларында катнаштылар.

Узган атнада Казанда «Ел укытучысы-2016» конкурсы кысаларында тәрбия эшләрен оештыручыларның финал ярышлары булып утте. Бу ярышларда безнең районнан үз эшләрен намус белән башкаручы, районда һәм Питрәчтә узган зона ярышларында җиңүчеләр катнашты.
28-29 мартта Гимназиядән Жәләлова Әнисә Рәсим кызы «Ел психологы» конкурсында, 30-31 нче марта Субаш төп мәктәбеннән тәрбия эшләре үзәгенең туризм түгәрәге җитәкчесе Хөснетдинов Азат Альберт улы «Өстәмә белем бирү педагоглары» конкурсында, 1-2нче апрельдә Чепья урта мәктәбеннән сыйныф җитәкчесе Хрисанова Миляүшә Шамил кызы «Сыйныф җитәкчеләре» конкурсында катнашып, үзләренең эшчәнлекләре буенча презентация, мастер-класс, проект эшләре күрсәтеп, район данын якладылар, дипломнар белән бүләкләнделәр.
Кайбер районнан бер генә кеше дә катнашмавын исәпкә алсак, бу безнең өчен зур жиңү. Тәрбия өлкәсендә республика күләмендә күрсәтә алырлык педагогларыбыз булу белән горурланабыз. Эшләрендә зур унышлар, гаиләләрендә тыныч тормыш, киләчәктә тагын жиңүләр телибез аларга.
Резидә Гаязова,
Мәгариф идарәсе методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250