Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасының финал этабы

2016 нчы елның 6 февралендә Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселыгында узды.

Мең ярымлап Спартакиада катнашучылары - 45 мунициапль районнан укытучылар, мәктәп директорлары, мәгариф идарәсе җитәкчеләре, шулай ук мәгариф Министрлыгы хезмәткәрләре чаңгылы эстафета, шорт-трек, өстәл теннисы, дартс, шахмат, волейбол, идәннән күтәрелү, турникта тартылу, күңелле стартлар һәм канат тарту дисциплиналарында көч сынаштылар. Һәр катнашучы көчле әзерлек белгән килгән иде. Шуңа күрә уеннар бик күңелле һәм чын мәгънәсендә ярыш булып барды. Беркемнең дә беренчелекне кулдан ычкындырасы килмәде. Уеннарның күптөрле булуы, командаларның да ике төркемгә (бала саны 3500 гә кадәр булган районнар һәм бала саны 3500 дән югары булган районнар) бүленеп ярышуы вакытны да бераз арттыра төште. Соңгы нәтиҗәләрне хәбәр иткәндә вакыт инде хәйран соң иде.


Гомуми нәтиҗәләр буенча без әлеге ярышларда янәдән 5 нче урынны яуладык. Ә шәхси нәтиҗәләр тагын да куанычлырак дип әйтергә кирәк.


- VIP-йөгереш - 1 урын - Алия Юнысовна ;
- Чаңгылы эстафета - 1 урын - Нигмәтҗанова Алсу, Нәкыйпова Фәридә, Галимзянов Ленур, Исмәгыйлов Марат;
- Турникта тартылу - 3 урын - Мөбәрәкшин Марат;
- Шахмат - 3 урын - Гарифуллина Ландыш, Гыйззәтуллин Ильнур;
- Идәннән күтәрелү - 4 урын - Нәбиева Альбина;
- Дартс - 5 урын - Сафиуллин Наил, Гыйлфанова Эльмира;
- Канат тарту - 5 урын - Николаев Ильнур, Назипов Рамил, Шакиров Фаил, Ефремова Алевтина, Гәлләмова Сәрия;
- Өстәл теннисы - 8 урын - Зәйнуллин Илназ, Евдокимова Галина;
- Күңелле стартлар - 9 урын - Ногманов Равис, Шигапов Илһам, Мингазова Гөлназ, Степанов Алексей, Раимова Елена;
- Шорт-трек - 13 урын - Ренат Мөхәрләмов, Петрова Гөлназ.

Әлеге ярышларда катнашып, безнең районыбыз данын яклап чыгыш ясаган, ирешкән нәтиҗәләребез өчен һәрбер мөгаллимгә олы рәхмәтебезне әйтәсе килә. Бары тик шулай бердәм булганда гына без бар нәрсәне җиңеп чыга алачакбыз дип әйтәсе килә.

Афәрин, мөгаллимнәр!

Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.

Гөлшат Сәләхова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250