Мәгариф идарәсе хәбәрләре
Казанда узган Бөтенрәсәй олимпиадасының региональ этабында физик тәрбия фәне буенча районыбыз тагын ике призлы урынга ия булды. Түбәндәге укучыларыбызны һәм остазларыбызны зур уңышлары белән котлыйбыз: Сосна төп мәктәбеннән 8 сыйныф укучысы - Гомәрова Зөһрә. Укытучысы - Габдрахманов Фәнил. Нөнәгәр урта мәктәбеннән 8 сыйныф укучысы - Гомәров Илгизәр. Укытучысы - Зарипов...
Сосна төп мәктәбеннән 8 сыйныф укучысы - Гомәрова Зөһрә. Укытучысы - Габдрахманов Фәнил.
Нөнәгәр урта мәктәбеннән 8 сыйныф укучысы - Гомәров Илгизәр. Укытучысы - Зарипов Фидаил.
***
***
Ярак Чурма мәктәп-бакча комплексында районның профилактик органнары вәкилләре катнашында җыелыш узды. Комплекс директоры Людмила Витальевна, ПДН инспекторы Ләйлә Фәргатовна, педагогик- психологик бүлек җитәкчесе Гүзәл Нурулловна, участок вәкиле Роберт Наилевич, җирле үзидарә җитәкчесе Раиф Рависович үз чыгышларында гаиләдә әти-әни һәм бала мөнәсәбәтләре, районыбызда балалар тарафыннан эшләнгән җинаятьләр торышы, бу хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмый калу юллары турында сөйләделәр.
***
Районыбызда яңа һөнәрләр белән танышу дәвам итә. Чираттагысы Балтач гимназиясендә 7 А сыйныфында узды. Укучылар Гүзәлнең әнисе белән очрашып шәфкать туташы һөнәре белән таныштылар.
***
Балтач гимназиясендә "Тәрбия эшләрен камилләштерү" темасына педагогик киңәшмә булып узды. Тренинг барышында педагоглар стандарт булмаган чаралар уздырганда үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Раушания Ильдус кызы тәрбия эшләре формасының классификациясе белән таныштырды.
***
Балтач гимназиясендә макулатура җыю буенча игълан ителгән конкурска йомгак ясалды. 3А, 6в, 9б сыйныфлары 1нче урынга лаек булдылар. Иң актив укучы булып Гәрәева Әминә танылды.
***
4есеннән 7нче февральгә кадәр Казан федераль университетының юридик факультетында мәктәп укучылары өчен җәмгыять белеме фәннәреннән "Экзамен-Плюс" дигән кышкы профильле мәктәп оештырылачак. Әлеге укуларның үзенчәлеге шунда -имтихан биремнәренә кертелгән "Хокук" фәне блогы темаларын бары 4 көн эчендә үзләштерергә мөмкин. Тулырак мәгълүмат һәм регистрация үрнәге Казан федераль университетының юридик факультеты сайтында урнаштырылган.
***
Субаш мәктәбендә география һәм биология фәннәреннән ачык дәресләрне 5, 9 сыйныф укучылары белән Фаязов Ленар, Галиева Гөлчәчәк күрсәтте. Дәрес барышында укучыларның дәрескә кызыксынулы булулары күзләреннән, бирелгән сорауларга җавап бирүдән күренеп тора иде. Остазлар укучыларга күренекле шәхесләрнең тәҗрибәләрен тирәнтен аңлаттылар һәм лаборатор эш ярдәмендә белемнәрен тикшерделәр.
***
Сандугач, сандугач!..
Син китсәң , мин калам,
Дусларыма җырлар өчен,
Җырыңны отып алам.
Татарстан халык ансамбле җитәкчесе, җырчы, уен коралларында яратып уйнаучы , искиткеч күренекле композиторыбыз - Шиһапов Солтан Субаш мәктәбендә кунакта булып китте. Ул төрле халыкларның уен коралларында уйнап, балаларны таң калдырды.Укучылар шушы уен коралларында үзләрен дә сынап карадылар.
***
6-8 сыйныф кызлары белән Субаш җирлегендә урнашкан ФАП медицина хезмәткәрләренең очрашуы булып узды. Укучы кызларга шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү-сәламәтлекнең нигезе икәнен аңлату, шәхси гигиена предметларының нинди икәнен, аларны ничек кулланырга икәнлеге әйтелеп китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев