Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәгариф идарәсендә өлкәннәрне олыладылар (фото)

Районыбызныӊ иӊ матур, иӊ гүзәл почмагында урнашкан балаларныӊ «Романтик» ял итү үзәгенә дүшәмбе, өйләдән соӊ мәгариф идарәсе шушы оешмада эшләгән һәм бүгенге көндә тырыш хезмәт куючы хезмәттәшләрен җыйды.

Бергәләшеп, бәйрәм итүнеӊ дә сәбәпләре саллы: беренчедән, олылар көне якынлаша, икенчедән, көне тәрбиячеләр бәйрәменә туры килгән, өченчедән, тиздән укытучылар бәйрәме. Элекеге хезмәттәшләр ничә еллар күрешмичә зарыкканнар, үзара сөйләшер сүзләре дә күбәйгән. Мәгарифтә бүгенге хәл ителә торган катлаулы мәсьәләләр, киләчәк бурычлар турында да бергә-бергә фикерләштеләр.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Алия Зәкиева, мәгарифкә хәзерге тәлапләрне үтәгәндә яшьләрнеӊ тырышлыгы белән олыларныӊ хезмәт һәм тормыш тәҗрибәсен бергә туплаганда уӊышларга ирешергә мөмкин, дигән сүзләре күпләрнеӊ күӊеленә хуш килде. Киләчәктә мондый очрашулар даими булсын дигән теләкләр белән профсоюз оешмасына, оештыруга өлешләре кергән хезмәткәрләрләргә рәхмәт әйтеп таралышканда кичке күк йөзендә ай калыккан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250