Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәгариф хезмәткәрләре кабат - сәхнәдә

Бу минутларда район мәдәният үзәгендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бара.

2019 нчы ел Театр елы буларак та халкыбыз хәтеренә кереп калды. Районыбызның иң зур тармагы булган мәгариф системасы да бу чаралардан читтә калмады. Театр җәмгыять һәм мәдәният үсеше белән бик тыгыз бәйләнгән. Театр сәнгате аша, дөньяга караш, әхлакый принциплар, рухи байлык формалаша, эстетик зәвык тәрбияләнә. Иҗади шәхес тәрбияләүдә «театраль педагогика» юнәлеше дә мөһим роль уйный. Ә инде үзләрен сәхнәдә сынап караган укытучылар, тәрбиячеләр үрнәгендә балалар да рухи яктан бай, зәвыклы булып тәрбияләнә.

Мәгариф оешмалары арасында игълан ителгән бәйгедә барлыгы 24 оешма катнашты: 11 урта һәм 5 төп мәктәп, 6 балалар бакчасы, 2 башлангыч мәктәп – балалар бакчасы. Тамашачы һәм жюри хозурына 31 спектакль күрсәтелде. Һәр спектакль ул бик зур  тырышлык белән булдырылган иҗат җимеше.

Бу минутларда район мәдәният үзәгендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бара. Алар белән соңрак таныштырырбыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев