Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мин кулыма китап алам...

Кичә Кече Лызи мәктәбендә, әдәбият елы кысаларында, Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы ярдәме белән Татарстан китап нәшриятында чыгарыла торган татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре авторлары, шагыйрьләр катнашында "Китап бәйрәме" үтте.

Россия Федерациясендә игълан ителгән Әдәбият елы уңаеннан басма китапка, китап укуга, бүгенге көн әдәбиятына игътибарны арттыру максатыннан, "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм бер гасырлык тарихы булган Татарстан китап нәшрияты республика районнарында "Китап бәйрәме" дип аталган әдәби-мәдәни чаралар циклын башлап җибәрде һәм аның беренчесе 25 июнь көнне Әтнә районының Олы Әтнә авылында үткән иде. 29 октябрьдә исә "Китап бәйрәм"е безнең районда - Кече Лызи мәктәбендә оештырылды. Әлеге чарада татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп китапханәчеләре, шигърият сөючеләр катнашты. Кунаклар иң элек мәктәп фойесында зур китап күргәзмәсен тамаша кылды. Биредә соңгы елларда Татарстан китап нәшриятында татар телендә чыккан китапларны сатып алырга мөмкин иде.

"Китап бәйрәме"н Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, "Казан утлары" журналының шигърият бүлеге редакторы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле шагыйрь Рәдиф Гаташ башлап җибәрде. Тормыш зирәклеге, җан җылысы һәм нуры белән сугарылган лирик шигырьләренең һәр юлы тамашачылар йөрәгенә үтеп кереп, күңелләрне сафландырды.

Мин сугыштан соңгы елларда ятимлек ачысын татып үстем, - дип сөйләде шагыйрь үзе турында. - Мине өч әйбер: әнкәй, укытучылар һәм китап кеше итте. Алар бөек шигърият, әдәбият дөньясында үземне табарга булыштылар, - диде ул.

"Китап бәйрәме"ндә яңа китаплар, дәреслекләр белән таныштыру, татар милли әдәбияты басмаларына кагылышлы проблемалар турында зур сөйләшү булды. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының укыту-методик әдәбият һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Лариса Никифорова Татарстан китап нәшрияты эшчәнлеге, дәреслекләр һәм әдәбият бастырып чыгару буенча норматив-хокук документлары белән таныштырып китте, дәреслекләргә презентация ясады.

Нинди генә чорда яшәсәк тә тормышыбызны китапсыз күз алдына китерә алмыйбыз. Интернет барлыкка килгәч тә китапларга ихтыяҗ кимеми. Дистә еллар уза тора. Шөкер, китаплар, газета-журналлар яшәүдән туктамыйлар. Китапны кулга алып уку бернинди компьютер, интернетны алыштырмый, - дип башлады үз чыгышын күпләгән татар теле дәреслекләре авторы, педагогия фәннәре кандидаты, профессор Чулпан Харисова.

Һәм сүзен дәвам итеп татар теле дәреслекләренә биремнәр сайлаганда нәрсәгә аеруча игътибар итүе турында әйтеп үтте.
- Дәреслекләрдәге сораулар, биремнәрне кабат-кабат кагыйдәгә әйләнеп кайтып карый торган итеп бирергә кирәк. Менә шул очракта гына алар үтемле була һәм тема баланың башына сеңеп кала, - диде ул.

Аның фикерләрен педагогика фәннәре кандидаты, доцент Кадрия Фәтхуллова да куәтләде.
"Китап бәйрәме" китап укучылар, әдәбият сөючеләр, бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты укытучыларын тагын бер кат очраштырды, дәреслек авторларына үзләрен борчыган сораулар ны бирергә мөмкинлек тудырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250