Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәп ашханәсендә дүрт бала пешкән

Аларның берсе реанимациядә.

Кузбасстагы Междуреченск мәктәбенең ашханәсендә термопот — электр самовары авып, беренче сыйныфта укучы дүрт баланың өстенә кайнар су түгелгән. Бу хәл бер укучының ялгыш өстәлне аударуы аркасында килеп чыккан.

Нәтиҗәдә, дүрт бала төрле дәрәҗәдәге тән пешүе алган, аларның өчесе дәваханәгә эләккән. Бер кызның хәле бик авыр санала, ул әле реанимациядә ята.

Әлеге вакытта бу хәлне тикшерү бара.

Әлбәттә, мәгариф учреждениеләрендә җитәкчеләр, андагы хезмәткәрләр балалар хәвефсезлеген кайгыртырга, алдан чаралар күрергә тиеш. Балаларның гомеренә, сәламәтлегенә куркыныч яный торган әйберләр аларга зыян салмый, кулы җитми торган урында булырга тиеш, дип яза Кызыл таң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе