Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәп ашханәсендә ризыкны электр дреле ярдәмендә әзерләгәннәр

Бу хәлне төбәк прокуратурасы тикшергән.

Чукоткадагы Лаврентия авылы мәктәбенә укучыларның туклануын оештыру кагыйдәләрен бозган өчен штраф салганнар. Исең-акылың китәрлек, мәгариф оешмасында запеканка әзерләү өчен электр дреле кулланганнар. Бу хакта төбәк прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерүне оештыру өчен эремчекле запеканка пешерү процессы сурәтләнгән фотография сәбәпче булган.

"Лаврентия авылы мәгариф үзәге" оешмасында запеканка пешерү өчен эремчек массасы әзерләгәндә санитар-эпидемиологик нормалар һәм кагыйдәләрне бозу ачыкланган. Анда алюминийдан эшләнгән савыт-саба, аерым алганда эремчек массасын бутаганда төзелеш миксеры өчен махсус “насадка”лы электр дреле кулланылган”, — диелә хәбәрдә.

Нәтиҗәдә, мәктәп директорына — 3 мең сум, ә белем бирү оешмасына 110 мең сум штраф салганнар, дип яза Кызыл таң.

 
 
Фото: pixabay.com/ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар туклануы мәктәп ашханәләре