Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәп биргән аттестатлар юкка чыгарыла...

Аларны вузларга һәм колледжларга тапшырырга ярамаячак.

Русия төбәкләрендә мәктәп тәмамлаучыларга бирелгән аттестатларны күпләп гамәлдән чыгарачаклар. Бу Русия Мәгариф министрлыгының быел мәктәп аттестатларын тутыру һәм бирү үзенчәлекләре турында кабул ителгән боерыгы булмау белән бәйле.

Документ басылмаса да, кайбер субъектларда аттестатлар бирү эшенә керешкәннәр. Хәзер аларны юкка чыгарачаклар, чөнки алар законсыз бирелгән. Андый аттестатлар гамәлдә түгел дип санала — аларны вузларга һәм колледжларга тапшырырга ярамый.

Киңкүләм мәгълүмат чаралары хәбәрләреннән күренүенчә, шул сәбәпле төп гомуми һәм урта гомуми белем турында документлар бирүне илнең барлык субъектларында да туктатып торганнар.

Бүген Русия Премьер-министры Михаил Мишустинның 2020 елда БДИ тапшыру үзенчәлекләре турындагы карарны имзалавы билгеле булды, аның нигезендә барлык чыгарылыш сыйныф укучылары да имтихан тапшырмыйча аттестатлар алачак, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: activityedu.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аттестат