Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәп еллары – кабатланмас матур бер мизгел

Районыбызның һәрбер мәктәбенең үзенә генә хас традицияләре бар. Күпчелегендә ул – Очрашу кичәсе. Нөнәгәрдә дә күптән түгел шундый матур бәйрәм үткән.

Мәктәпне төрле елларда тәмамлап чыккан укучылар үзләренең укытучылары, сыйныфташлары белән очрашкан. Бу көн сыйныфташлар очрашуы гына түгел, ә тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкәннәрнең яшь буынга үзләренең киңәшләрен бирүе дә. Очрашу  кичәсен мәктәпне бетергән һәрбер укучы зур түземсезлек белән көтеп ала. Бу көнне алар үзләренең яраткан, аларга ныклы белем биргән укытучыларына зур рәхмәтләрен җиткерәләр, күп еллар күрешмәгән сыйныфташлары белән очрашалар. 

Кыңгыраулы мәктәп төшкә керә,
Таныш чыңы һаман колакта.
Бер мизгелгә, вакыт, туктап торчы,
Кайтар безне кабат яшь чакка.
Ераклардан үзләренә дәшкән
Кыңгыравы гына ни тора!
Мең  рәхмәтләр әйтеп баш иябез
Нөнәгәрдәге белем йортына,
Нурлы укытучы халкына.
Очрашу кичәсен шундый матур һәм истәлекле итеп әзерләү  һәм үткәрү укытучылар коллективыннан  да, укучылардан да бик күп хезмәт таләп итә.  Бу матур традицияне саклаганнары һәм дәвам иткәннәре өчен аларга һәркем рәхмәтле калды. Киләчәктә дә мәктәп һәрбер буын укучысын җыеп, матур итеп, гөрләтеп эшләсен иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нөнәгәр мәктәбе