Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәп формасы күзләрне иркәли

Заманында мәктәпләрдә классик форма киделәр. Гадәти көндә кара алъяпкыч, ә бәйрәм вакытларында агы киелә иде.

Соңрак мәктәп формасын джинс чалбар, чуар блузкалар, кыска күлмәкләр алыштырды. Мода күрсәтү китте. Укучыны укытучыдан аерып алып булмый башлады. Укучылар ярлы һәм байга бүленде. Заманалар үзгәрде, безнең буын кигән коңгырт күлмәк, ак һәм кара алъяпкычлы мәктәп формасы кире кайтты. Ә кайбер мәктәпләр үз формаларын булдырды яки заказ буенча тектерде. Хәзер укучылар барысы да бер төсле формадан белем алырга килә, район күләмендә үткәрелгән чараларда да шул ук формалардан катнашалар.

Быел исә Балтач урта мәктәбе дә үз укучылары өчен махсус мәктәп формасы тектерде.
-Ниһаять, быел безнең укучылар да бердәм формалы булды. Мәктәп формасы мәктәпнең визит карточкасы дияргә кирәк. Хәзер укучыларга караган саен күңел шатлана, - ди мәктәп директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева.

Ул үзе дә укучыларныкы шикелле форма тектергән. Уңайлы, зәвыклы, килешле. Бу укытучының дәрәҗәсен күтәрә, данлы үткәне булган Балтач мәктәбен башкалардан аерып тора дияргә кирәк.
Фото: http://vk.com/im?peers=283310345&sel=236976026&z=photo236976026_383201263%2Fmail7464

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250