Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәп укучыларына аттестат бирү шартлары билгеләнде

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга шартлар гадиләштерелде.

Югары уку йортына керергә планлаштырмаган 11 сыйныф укучылары, рус теле һәм математика буенча дәүләт имтиханнарын кимендә өчле тапшырса, аттестат ала алачак. Бу мәгариф министрлыгы приказында билгеләнгән, ул 23 апрельдә үз көченә керә.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, студент булырга теләүче чыгарылыш сыйныф укучылары өчен аттестат алу шарты башка — аларга рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) тапшырырга һәм балларның минималь күләмен җыярга кирәк булачак. Төгәл планканы Рособрнадзор билгеләячәк.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга, шул исәптән инвалид балаларга да, шартлар гадиләштерелде — аларга бары тик рус теле буенча гына имтиханнар бирү җитә.

Бик яхшы билгеләренә генә аттестат алырга омтылучыларга мәктәпне бер бишлегә генә тәмамларга түгел, ә шулай ук рус теленнән БДИны кимендә 70 баллга тапшыру, һәм шулай ук барлык сайланган предметларны да уңышлы бирү кирәк булачак. Әгәр дә отличник вузга омтылмаса, аңа рус теле һәм математика буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен (ДЙА) бишлегә тапшырырга кирәк.

Боерыкта шулай ук укучылар мәктәптән аттестатның скан-күчермәсен электрон почта аша сорарга мөмкин, дип билгеләп үтелә.

 

Тулырак: ТИ

Фото: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бди егэ аттестат