Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәп укучыларына куркыныч яный...

Соңгы вакытта снюс белән агулану очраклары күбәйде.

Балалар һәм үсмерләр арасында Снюс яки “суыра торган тәмәке” коточкыч тизлектә тарала башлады. Аны хәзер балигъ булмаганнарга теләсә кайсы урыннарда, хәтта кибетләрдә дә саталар. Социаль челтәрләр дә шушы төтенсез тәмәкенең рекламасы белән тулган.
Табиблар белдерүенчә, снюста никотинның концентрациясе бик югары. Шуңа да аны куллану бала сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Бары тик ноябрьдә генә мәктәп укучылары арасында снюс белән агулануның берничә очрагы теркәлгән. Алтай краенда 8нче сыйныф укучысы тын ала алмый башлагач, реанимациягә эләгә. Соңыннан ачыклануынча, ул снюс кулланган була. Шуңа охшаш очрак Яр Чаллы шәһәрендә дә теркәлгән. Кызганычка каршы, Новосибирск өлкәсендә 7нче сыйныф укучысын коткара алмыйлар, ул никотиннан агуланып үлә.

Кайбер төбәкләрдә активистлар бу афәткә каршы көрәшкә чыгып, полиция белән бергәләп снюс сатучыларга каршы чаралар күрә башлады.

http://kiziltan.rbsmi.ru

Фото: социаль челтәрләрдән.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев