Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәп йолдызлары

Ул көнне Балтач урта мәктәбенең иң сәләтле, алдынгы укучылары мәдәният үзәге сәхнәсендә йолдыз булып балкыды. Якты янучы йолдызлар белән беррәттән, нәни йолдызчыклар да кабынды.

Матур традициягә әйләнгән «Йолдызлар парады» быел да укучылар, әти-әниләр, укытучылар катнашында зур бәйрәм буларак үтте. Мәктәптә белем алучы 706 баланың 217се сәхнәдә йолдыз булып балкыды. Әлеге олуг җиңүләрнең нигезен иң беренче чиратта зур сабырлык, ихтыяр көче, тырышлык тәшкил итә. Йөзләрдәге елмаю, күзләрдәге бәхет чаткыларын исә җитәкче абый-апалар тарафыннан тапшырылган Мактау таныклыгы һәм истәлекле бүләкләр тулыландырды. Иң элек сәхнәгә уку алдынгылары, фән олимпиадалары, район һәм республика бәйгеләре җиңүчеләре чакырылды. Аларны тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, аның урынбасары Вакыйф Зәкиев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова, мәктәпнең аерылгысыз дуслары булган шәхси эшмәкәр Илдар Галиуллин һәм Дамира Гыйльмуллина сәхнәгә күтәрелде. «Әлеге зур уңышларыгыз белән ихластан котлыйм. Сезнең күзләрдә шатлык чаткылары күрүемә чиксез шатмын. Изге теләкләремә өстәп тагын шуны әйтәсем килә, киләчәктә фән буенча бәйгеләрдә җиңүчеләрне күбрәк күрергә насыйп булса иде», диде Гөлнара Зәкәриевна.
Кешелек дөньясының төп буыны булган мәктәп аң-белем бирү белән беррәттән, балаларны сау-сәламәт итеп тәрбияләүдә дә киңкырлы эш алып бара. Бу нисбәттән Балтач мәктәбе дә искәрмә түгел. Узган ел 45 бала парадта катнашкан булса, быел спорт күгендә 87 йолдыз кабынды. Спортчыларны уңышлары белән тәбрикләп, данлыклы көрәшче Айдар Хәйретди-нов: «Һәр чишмәнең үз юлы була. Бүген сезнең дә һәрберегезнең үз юлы. Шул юлларда һәрберегезнең җиңүләре бар. Ә җиңү җиңел генә бирелми. Спорт дөньясында зур үрләр яуларга ярдәм иткән тәвәккәллек, тырышлык һәм үҗәтлек кебек сыйфатлар гомер юлдашыгыз булып, белем илендә дә уңышларга ирешергә ярдәм итсен» дигән изге теләкләрен ирештерде.
Бу көнне йолдызлар балкыды да балкыды. Ә бәйрәмдә кунак буларак катнашкан әти-әниләр шул йолдызлар арасында үзләренең газиз балалары булуына шатланды, укытучылар исә югарылыкка күтәрелә алган укучылары өчен горурланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250