Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәпләрдә гаджетлар куллануны чикләрләрме?

Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәк министрлыкларына мәктәпләрдә кәрәзле телефоннардан файдалануны чикләү мәсьәләсен карарга тәкъдим итә.

Бу тәкъдим Роспотребнадзор, мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте һәм Россия мәгариф академиясе белән берлектә әзерләнгән.

Гаджетларны мәктәптә файдалану «укучылар сәламәтлегенә зыян китерә һәм белем бирү процессының нәтиҗәлелеген киметүгә китергә»  диелә Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.

Социаль сораштыру нигезендә укучыларның 61%, ата-аналарның 89% һәм педагогларның 90% ы инициативаны хуплаган. Смартфоннардан озак вакыт файдалану гиперактивлыкка, ярсуга, йокы һәм психика бозылына, шулай ук хәтер һәм игътибарны начарлануына китерергә мөмкин.

Шулай ук кәрәзле телефоннарны уку йортында тавышсыз режимга күчерү, гаджетларны саклау өчен махсус урыннар бүлеп бирү һәм ата-аналар белән ашыгыч элемтә ысуллары турындагы мәсьәләне карарга тәкъдим ителә.

Фото: pixabay.com

vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев