Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәпләрдә Әлифба бәйрәмнәре узды

1нче сыйныф укучылары февраль аенда Әлифба, Азбука китапларын укып тәмамлады.

Хәзер инде алар хәреф таный, йөгертеп укый, шома итеп яза да беләләр. Балтач гимназиясенең 1 нче инженерлар сыйныфында да бәйрәм күңелле узды. Укытучылар Чулпан Габделганиева белән Ясминә Шәмсетдинова балаларны галәм киңлегенә дәште. Анда сабыйларыбызны әкияттәге Мальвина, чынбарлыктагы робот, космоста да туган телеңне онытма дигәндәй, татар малае каршы алды. Алар беренчеләрнең белемнәрен сынады: хәрефләрдән сүзләр төзетте, сорауларга җаваплар эзләтте, җырга-биюгә осталыкларын күзәтте. Сынатмады балалар, бәйрәмдә катнашкан гимназия директоры әйткәнчә, ундүрте дә егерме дүрткә торырлык итеп чыгыш ясадылар, җаваплар бирделәр, директор абыйлары һәрберсен диплом белән бүләкләде, акыллы, тәртипле, белемле булырга өндәде. Бәйрәм азагында балалар әниләренә үзләре утырткан, сулар сибеп үстергән гөлчәчәкләр бүләк иттеләр. Бу искиткеч күркәм, бала кулы тигән бүләккә барлык әниләр дә куанды. Бергә-бергә фотога төшүләр гомерлеккә истәлеккә калды. Бүлмәгә кайткач та бәйрәм дәвам итте, укытучыларны котлау, балаларны тәм-тәмнар белән сыйлау – җанга рәхәт бер хатирә булып кереп калучы кабатланмас мизгелләр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әлифба