Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында Яңа ел чыршылары үткәрергә рөхсәт иттеләр

ТР Баш санитар табибы балалар өчен яңа ел бәйрәмнәре кагыйдәләрен аңлатты.

Татарстанда балалар өчен яңа ел бәйрәмнәре, балаларга һәм аларның ата-аналарына яңа коронавирус инфекциясен йоктыруны булдырмаслык итеп, санитар кагыйдәләргә туры китереп  оештырылырга тиеш. Бу хакта ТР Президенты каршындагы традицион шимбә киңәшмәсендә ТР буенча баш санитар табиб Марина Патяшина хәбәр итте.

«Балалар өчен яңа ел бәйрәмнәрен оештыру тәртибенә игътибар итәргә кирәк, алар, һичшиксез, барлык таләпләрне үтәп башкарылырга тиеш. Ә бу: бактерицид нурландыргычлар булу, бер кешегә дүрт квадрат метрдан да ким булмаган мәйдан, кулга-кул тотынышып әйлән-бәйләнне уеннарын төшереп калдыру", - дип санап үтте докладчы.

Балаларны яңа ел бәйрәменә 65 яшьтән яшьрәк бер кеше озата бара ала.

Өлкәннәр һәм җиде яшьтән оолырак балалар бәйрәмдә  медицина битлеге киеп йөрергә һәм социаль дистанцияне сакларга тиеш. Бәйрәм уздырыла торган урында антисептиклар булу мәҗбүри, кулларны юу өчен шартлар тудырылырга, керү юлында — тән температурасы үлчәнергә тиеш.

«Әгәр чара балалар бакчасында яки мәктәптә үткәрелә икән, ул ата-аналар, аниматорлар һәм фотографлар чакырмыйча, балалар бакчасы булса, төркемнәр мәктәпләрдә параллель сыйныфлар берләштерелмичә уздыру сорала», - дип өстәде баш санитар табиб.

Тулырак мәгълүмат: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел Чыршы бәйрәме