Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәпнең тарихын югалтырга ярамый (+ бик күп фото)

Киләчәктә мәктәбебез гөрләп эшләүгә һәм аңа Азат абый Зыятдинов исеме бирелүгә барлык күңелем белән ышанам, ди директор Римма Низамиева

Таузарда комплекс гөрләп эшли бүгенге көндә дисәм, күңелдә барыбер дә ниндидер юшкын кала. Дөрес, балалар бакчасы чыннан да гөрли. Ерак араларны якын итеп, Борнактан Гөлшат Нәҗипова бик яратып эшләп йөри биредә. Сабыйлары да күп, кеп-кечкенә авыл өчен 14 балалары бар. Клубта да төрледән-төрле концерт, фестиваль, бәйгеләр үтеп тора. Яшь мөдир Гөлинә Галиуллина авыл халкы өчен кызыклы чаралар үткәрүдә активлык күрсәтә. Аңарчы күп еллар мәдәнияткә үз өлешен керткән Гөләндәм Сабированы да авыл халкы бик мактап телгә ала. ФАПтан да кеше өзелми, биредә озак еллардан бирле Флера Галимуллина эшли. Ковидтан куркып, бар дөньясы чаң суккан заманда биредә аңа каршы прививка ясатып, саклану ягын кулай күрәләр. Тик менә мәктәп ягында тынлык. Биредә үз эшен биш бармагыдай белүче тырыш педагоглар эшли. Комплекс директоры Римма Низамиева озак еллар Кенә мәктәбендә укытучы булып эшләгәннән соң бирегә директор итеп билгеләнә, аның белән бергә эшләүче, укучыларга белем бирүче Сәрия Галләмова да – үз эшенең остасы. Инглиз теле, музыка, физик культурадан башка мәктәпләрдән укытучылар килеп укыта. Ике генә укучылары булса да бер генә бәйгедән, конкурстан да калмыйлар биредә. Катнашалар, үзләрен күрсәтә беләләр һәм җиңәләр. Бу иң беренче чиратта монда, чыннан да, лидер балалар тәрбияләрлек педагоглар барлыгын раслый. Әти-әниләр моңарчы ияләнгән буенча балаларын күрше Карадуган мәктәбенә йөртәләр, үзебездә генә калдырсалар иде, дип бик борчыла Римма ханым. Юк, үзләрен уйлап түгел, ә Азат абый бу бинаның гөрләп эшләп торуын теләп шуның кадәр тырышлык керткән иде бит, ди Римма апа. Директор ханым авырлыклар алдында югалып кала торганнардан түгел, килгән җирдә таш булып ята торган гадәтем бар, киләчәктә мәктәбебез гөрләп эшләүгә һәм аңа Азат абый Зыятдинов исеме бирелүгә барлык күңелем белән ышанам, ди ул. Мәктәпнең тарихын югалтырга ярамый дип биредә музей да булдырганнар. Анда авыл халкы борынгы әйберләрне дә, якыннары белән бәйле тарихи истәлекләрне дә алып килә. Кечкенә генә музейның бер почмагында авылдашлары Эльвира Ибраһимова иҗатына бәйле материаллар, фотолар тупланган. Икенче почмагы Азат Зыятдинов һәм аның гаиләсенең тормыш һәм хезмәт юлын чагылдыра. Тагын бер почмакта, бишек, мич, төрле борынгы савыт-сабалар, ястыклар урын алган. Әле тагын данлыклы көрәшчеләр нәселеннән булган Әхмәдиевларның да музейда үз почмаклары булачак. Академикларның гына түгел, гади хезмәт кешесе, җир улы, данлыклы игенче – Раузит Әүхәдиев турында да бик кызыклы мәгълүматлар табарга була биредә. Мәктәп эше белән танышып, биредәге шәхесләрнең хезмәтен күргәннән соң мин шундый фикергә килдем. Бинаны салып бирү ул бер, аны баету, эшләтү, ул инде икенче әйбер. Һәм монда Римма Низамиеваның хезмәте әйтеп бетергесез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев