Мәктәптә балага телефон кирәкме?
Соңгы арада телдән төшмәгән мәктәпләрдә кесә телефоннарын тыярга ниятлиләр. Укучылар аларны дәрес вакытында махсус тартмага салып куярга тиеш булачак.
Каланың мәгариф идарәсе җитәкчесе Винер Харисов сүзләренә караганда, мондый тәҗрибә бар икән инде. Уку вакытында кесә телефонын тыю турындагы тәкъдимнәр элегрәк тә булды. Әмма каршы фикерләр дә бар. Бу тәкъдим белән килешмәүчеләр әйтүенчә, педагоглар балалар аларның кимчелекләрен телефонга төшерер һәм бу хакта башкалар да белер дип борчыла. Ничек уйлыйсыз, мәктәптә телефон кирәкме?
Юрий Прохоров, Татарстанның Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре һөнәр берлеге рәисе:
– Телефоннарны махсус тартмачыкларда калдырырга кушу закон бозуга керми. Әйберләрне саклау камераларына куябыз бит. Дәресләрдә телефонны чикләргә мөмкин, әмма әти-әни белән балалар арасында элемтә булырга тиеш. Моның өчен кыйммәтле телефоннар сатып алу кирәкми, гадиен алып бирү дә җитә. Ул вакытта игътибарны читкә юнәлтү дигән нәрсә булмаячак.
Чулпан Галиева, журналист:
– Мәктәптә телефоннарны тыю дөрес гамәл дип саныйм. Чөнки хәзер шундый мода китте: ата-ана кредитка бата-бата, баласына 30ар меңлек телефон сатып ала. Бу укытучыга тагын бер баш бәласе: әгәр бала аны югалтса, урлатса, ватса – тагын ул гаепле булачак. Конфликтлы хәлләр гомергә булган. Укытучылардан гаеп эзләргә кирәкми. Шулай да бала белән элемтә кирәк. Олы улым – 4 нче, кечесе 1 нче сыйныфта укый. Кечесе укырга телефон алып бармый, чөнки мәктәпкә үзебез йөртәбез. Олысы үзе кайта. Аңа смарт-сәгать бүләк иттек. Шуның аша элемтәгә кереп була. Кирәк чакта безгә тиз арада шалтырата ала. Башка операцияләре юк. Шул җитә дип саныйм. Икесенең дә телефоннары бар. Көнгә 20 минут уйнарга рөхсәт итәбез. Кирәкмәгән сайтлар, уеннарга керә алмыйлар. Әтиләре махсус программа куйды.
Гөлшат Фәхретдинова, Казанның 20 нче гимназиясе укытучысы:
– Балалар телефонсыз яши алмый. Игътибар юк, дәрестә бүленәләр. Тәнәфестә тагын экранга текәлеп утыралар. Моннан чыгу юлын таптык без. Ата-аналарны кисәтеп куйдык та, балалардан һәр көнне иртән телефоннарын җыеп ала торган гадәт керттек. Моны аларның сәламәтлеге өчен эшлибез. Баштарак яшереп калдыручылар да булгалады. Әмма хәзер ияләнделәр, телефоннарын үзләре җыеп бирәләр. Күбрәк аралаша, бер-берсе белән сөйләшә башладылар. Әти-әниләре дә дәресләр беткәч кенә шалтырата. Узган чиректә махсус күзәттем: телефоннан аергач, белем сыйфаты да артты.
ИлСаф, Татарстанның халык артисты:
– Моннан котылып булмый. Бу – дөнья күләмендәге проблема. Әмма балаларны телефон афәтеннән саклап калырга кирәк. Ничек итепме? Кулларыннан телефонны алып куеп түгел, башка төрле мавыгулар табып. Әйтик, төрле түгәрәкләргә йөртеп. Балага бу хакта өйдә аңлату мөһим. Бары тик гаиләдә генә телефонда утыруның зарарын җентекләп аңлатып була. Тик өлкәннәр үзләре дә телефон колына әверелеп бара түгелме? Йокыдан торып, күзне ачуга “Инстаграм”га керәбез. Димәк, моны үзебездән башларга кирәк булачак. Әмма мин бу эшне барып чыкмас дип уйлыйм.
Равил хәзрәт Бикбаев, Казандагы Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы:
– Мәктәптә ике улыбыз укый. Икесе дә укырга киткәндә телефоннарын өйдә калдыра. Аңа бәйле проблемалар булганы юк. Нәрсәнедер ашыгыч хәл итәргә кирәксә, аны укытучы аша эшләргә мөмкин. Берзаман сенсорлы телефон сорадылар. Аның белән уйнап утыру озакка сузыла башлагач, гади телефон алып бирдек. Балаларны мәктәпкә иртән илтәбез, укулары тәмамлангач, алып кайтабыз. Үзләре генә йөрсә, хәбәрләшү өчен, әлбәттә, телефон уңайлы. Өйгә кайткач, телефонны кулга алалар, кисәтү ясарга туры килә. Олы улыбыз “Госмания” мәдрәсәсендә укый. Анысы кесәсендә телефон йөртә.
Мөҗәһит Әхмәтҗанов, балалар шагыйре (Мөслим):
– Мәктәптә директор булып эшләгәндә телефонга каршы көрәшергә туры килде. Дәрес вакытында уйнап утырган балаларга: “Алып сейфка куям, бер атнадан бирәм. Яңадан дәрестә күрсәм, ел азагында гына бирәчәкмен”, – дигәч, телефоннарын күрсәтми башладылар. Телефонны мәктәпкә кертмәү мәсьәләсе каршылык тудырырга мөмкин. Аннан бөтенләй баш тарта алмыйбыз. Өйдә ни генә булмас, әйтик, әнисе хастаханәдә, әбисе авыр хәлдә ди, баланың тәнәфес вакытында аларга шалтыратасы килсә?! Әйе, сүз дә юк, ул белем алырга бик нык комачаулый, сенсорлысы бигрәк тә. Ул булса, китап та укылмый, кино да каралмый кала. Бармак белән әвеш-тәвеш китереп тик утырасың, вакыт узганны сизмисең дә.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 11, 25.01.2019/)
Фото: vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев