Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк

Әлеге язмада мөмкинлекләре чикле балаларны тормышка яраклашырга өйрәтү үзәге турында сөйлисебез килә.

Җәмгыятьтә һәр кеше төрле, үзенчә, кабатланмас шәхес. Аллаһе Тәгалә тарафыннан җибәрелгән сынаулар да төрле кешегә төрлечә бирелә. Әмма ничек кенә булмасын, һәркемнең бу җирдә үзен кирәкле итеп тоеп, шатланып яшәргә хакы бар. Әлеге язмада мөмкинлекләре чикле балаларны тормышка яраклашырга өйрәтү турында сөйлисебез килә.

Бала – гаиләнең көзгесе. Әти-әнинең балага булган мәхәббәте баланы киң күңелле, ягымлы, ачык йөзле итә. Шушы мәхәббәт җылысы балада намуслылык, йомшак күңеллелек тәрбияли. Ә мөмкинлеге чикле бала тәрбияләп үстергән әти-әнигә икеләтә җаваплылык өстәлә. Сабыйны аякка бастыру, тиешле дәрәҗәдә тәрбияләү, тормышка яраклаштыру өчен күп көч һәм зур сабырлык таләп ителгәнен һәркем яхшы аңлый. Бу очракта әти-әниләр белгечләр ярдәменә мохтаҗ була. Иң мөхиме, мөмкинлекләре чикләнгән балаларның да гадәти балалар булуын, башкалар кебек үк аралашырга, уйнарга һәм иҗат белән шөгыльләнергә яратуларын аңлый белергә кирәк.

2021 елда коллектив тырышлыгы белән бакчабыз грант отты. Шул грантны кулланып, мөмкинлеге чикле балаларны тәрбияләүгә, аның һәрьяклап үсешенә, әти-әниләргә ярдәм итү максатыннан, безнең “Катнаш төрдәге Балтач 5 нче балалар бакчасы”нда “Сөенеч” дип атала торган консультация үзәге ачылды.

Әлеге үзәктә 7 яшькә кадәрге мөмкинлеге чикле, инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре өчен бушлай консультация, диагностика ярдәме күрсәтелә. Нәтиҗәле хезмәт күрсәтү максатыннан,бакчабызга яңа, заманча җиһазлар алынды. Сәламәтлекләре чикләнгән балалар һәм аларнын әти-әниләре өчен күрсәтмә материаллар, “Семаго” диагностик комплекты, релакс өчен креслолар белән җиһазландырылды. Сенсорлы такта, ком планшеты, бизиборд, проектор, телевизор, ноутбук кебек заманча технологияләр дә бар.Бакча уңайлы тирәлек белән генә түгел, ә педагогик эшчеләр штаты белән дә аерылып тора. Әлеге үзәктә физик тәрбия буенча инструктор, педагог-психолог, логопед кебек белгечләр хезмәт күрсәтә. Бу исә һәр бала белән индивидуаль тәрбияви эш алып барырга мөмкинлек бирә. Тәрбия һәм белем бирү программасы баланың яшь үзенчәлекләрен, интеллектуаль үсеш дәрәҗәсен исәпкә алып оештырыла.

Консультация үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән махсус эшләү өчен әзерләгән уеннарны әти-әниләргә дә тәкъдим итәбез, консультацияләр, мастер-класслар уздырабыз. Эшчәнлекләр вакытында әти-әни белән бергә шөгыльләнә алу мөмкинлеге бигрәк тә отышлы. Бергә иҗат итүләре гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен дә яхшы ысул.

Бистәбездә урнашкан әлеге консультация үзәгенә районыбызның төрле авылларында яшәүчеләр дә мөрәҗәгать итә ала.

Аның өчен бары тик алдан язылырга тәкъдим итәбез.
Белешмәләр өчен телефон – 89872714105.
Электрон почта detsad5-2014@mail.ru
Instagram бите @konsultant_baltasi

Фото:  @konsultant_baltasi

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөенеч