Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Могҗизалы тамаша

Атна дәвамында Балтачның 4нче номерлы балалар бакчасының төрле төркемнәрендә Яңа ел бәйрәме гөрләде, кичә ул могҗизалы тамаша белән мәктәпкә хәзерлек төркемендә тәмамланды.

Моңарчы күрелмәгән, әлеге гадәти булмаган бәйрәмдә йолдызлар, марсианкалар, инопланетяниннар һәм космик роботлар чыгыш ясады. Күз явын алырлык костюмнардан алып һәрбер бию һәм җыр нечкәлекләренә кадәр уйланып тамашачыга тәкъдим ителде. Ракетада очып, ят планетага килеп эләгү, югалган Кыш бабайны эзләү барышында төрле вакыйгаларга юлыгу да бу бәйрәмне онытылмаслык итте. Бу бакчада төрле бәйрәмнәрне тамаша кылдык, тик әле мондыен күргән юк иде. Төрле төркемнәрдә эшләүче тәрбиячеләрнең бердәм хезмәте, рольләрне артистларча башкаруы берәүне дә битараф калдырмагандыр бу кичтә. Шуңа да барчагызга да олуг рәхмәтләребезне ирештереп, моннан соң да эшегездә космик югарылыктагы уңышларга ирешүегезне теләп калам.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел бәйрәме