Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәскәүдә күргәннәрем

Балтач мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Мәскәүгә сәяхәт кылды.

Мәгариф һәм фән министрлыгының «Жемчужины России» программасы аша Балтач урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Мәскәүгә барып кайтты. Шунысын әйтергә кирәк, әлеге программа ике елга исәпләнелгән.

Сәяхәт ниләр белән истә калган соң? Төркем җитәкчеләренең берсе булган тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Руфия Закирова белдерүенчә, программа бик бай һәм эчтәлекле. Укучылар гид озатуында автобуслар белән шәһәр буйлап экскурсиядә йөргәннәр, Кызыл мәйданның матурлыгына сокланганнар, ВДНХда политехник музейда булганнар, Воробьевы горы белән танышканнар.

– Иң истәлекле мизгелләрнең берсе – “Җиңү” музее белән танышу булды. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына укучыларга моннан да бай мәгълүматны берничек тә биреп булмый. Калашниковның 100 еллыгына эшләнелгән зал да үзенең байлыгы белән таң калдырды. “Дан” залында исә Советлар Союзы Геройларының исемнәре арасыннан укучылар белән үзебезнең район геройларының исе-фамилияләрен эзләп таптык. Соңыннан панорама карадык. Биредә ике сәгатьлек сәяхәтебез мизгел кебек кенә тоелды. Күпме мәгълүмат, яңалык белдек, тарихны искә төшердек. Укып белү бер, ә үз күзләрең белән күрү бөтендәй башка, мондый сәяхәтләр алар тиз генә онытылмый, – ди Руфия Әдһәмовна.

Әлеге сәяхәт вакытында укучыларның тагын бер хыялы чынга ашкан. Алар архитектурасы буенча үзенчәлекле, биек биналары белән әллә кайдан күренеп торган Мәскәүнең офис - эш үзәге Мәскәү-сити белән танышкан.

Төнге Мәскәү буйлап оештырылган сәяхәт тә укучылар күңелендә матур хисләр калдырган.

“Бары хыялда гына калыр сыман тоелган нәрсәләр дә чынга аша икән. Истәлекле мизгелләрнең иге-чиге булмады. Мәскәү безгә бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте!”, ди укучылар.

Шушы ук программа нигезендә 7 декарьдә Балтач гимназиясе укучылары, соңрак Субаш, Бөрбаш, Кенә мәктәбе укучылары сәяхәткә кузгалачак.

 

Фото: Руфия Закирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәяхәт Мәскәү