Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Муса Җәлил исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция ниләрбелән истә калды? (фото)

Җиңүчеләр Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары белән бүләкләнделәр, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы,  патриот шагыйрь Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты - Муса Жәлилнең тууына 117 ел тулу уңаеннан,  17 нче февральдә Балтач районы “Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе”ндә Муса Җәлил исемендәге   республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте.

2011 нче елда башланган бу чара Муса Жәлилнең иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау, укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләрен  формалаштыру, халкыбызның батыр уллары турында сөйләп, укучыларны өлкәннәр  үрнәгендә тәрбияләү,  буыннар бәйләнешен тәэмин итү, фәнни эзләнүләрендә иҗадилыкка омтылышларын булдыру, сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру максатыннан быел җиденче тапкыр узды.

Конференция эшендә Татарстан Республиксы районнары мәгариф  оешмаларыннан 8-11 сыйныф укучылары катнашты. Укучыларның эшләре Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар, ТР Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре Минһаҗева Ләйлә Ихсан кызы, Нәҗипова Әлфинур Нурмөхәммәт кызы, Һадиева Гөлнара Васыйл кызы, Исламов Рамил Фәнәви улы  тарафыннан бәяләнде.  

 Конференциядә катнашучылар “Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее” нда экскурсиядә булдылар, Карадуган гимназиясендә Россиядә Укытучылар һәм остазлар елына һәм Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган бай эчтәлекле күргәзмәләр белән таныштылар.  
Укучылар   “2023нче ел - Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан хәзерге заман язучыларыныӊ әсәрләрендә гореф-гадәтләрнең чагылышы”,  “Батырлык еллар һәм гасырлар белән генә чикләнми”, “Хәзерге заман язучыларның   әсәрләрендә патриотик тәрбиянең чагылышы”,  “Җәлилнең көрәштәшләре–үлемсез” дип аталган секцияләрдә чыгыш ясадылар. 

Җиңүчеләр Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары белән бүләкләнделәр, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фидания Сабирова,

мәгариф идарәсе методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конференция Муса Җәлил