Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Музеебызга кунаклар килде (фото)

Очрашу күңелемдә матур-матур хатирәләр, тирән тәэсир калдырды.

1976нчы елда музей ачылганнан бирле герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, аны искә алу хөрмәтенә Карадуган авылы күренекле шәхесләр кабул итә. Музейны оештыручы, аның беренче директоры Бакый Зыятдинов тырышлыгы белән бу гамәл традицион рәвештә тормышка ашырылып килә.

Элеккерәк елларда Муса Җәлилне якыннан күреп белгән шәхесләр, аның каләмдәшләре, туганнары килсә, ә 1997нче елдан башлап, һәр ел саен биредә Муса Җәлил премиясе лауреатлары белән очрашулар үткәрелә. Быел да бу традиция яңарды һәм ул Кызыл ромашка отрядын тудырган мәшһүр шәхес Бакый Зыятдинов исемен йөрткән безнең гимназия белән берлектә үткәрелә. 14нче февраль көнне беренче һәм бердәнбер татар телеканалы — «Шаян ТВ» хезмәткәрләре-телеканалның контект-редакторы—Мостафина Таңсылу, тапшыруның «Оста куллар», «Уймак» тапшыруларының алып баручысы —Хәйрулла Мәликәбелән бик матур очрашу булды.

Зурлап каршыладык

Кадерле, көтеп алынган кунакларыбызны без бик зурлап, кадерләп каршыладык. Башта аларга гимназиябезнең «Кызыл Ромашка» түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз чыгыш ясады. Без, экскурсовод кызлар, музейның һәрбер истәлекле әйбере турында бәйнә-бәйнә, җентекләп сөйләдек. Кунакларның йөзеннән елмаю чаткылары китмәде. Соңыннан, гимназиябезнең актлар залында барлык сыйныфлар өчен дә көтеп алынган очрашу оештырылды. Укучыларыбыз баянда, фортепианода уйнап, җырлап, биеп, хәтта шигырь укып та күрсәттеләр. Кунаклар үзләре дә укучыларга кызыклы уеннар алып килгәннәр, уенда җиңүчеләргә «Шаян ТВ» каналының махсус бүләкләре бирелде.

Аннан соң кунакларны ямьле табын көтте. Тамак ялгап алганнан соң , «Себер тракты һәм Муса Җәлил» музееның җитәкчесе Фирая Зыятдиновага сүз бирелде. Ул, кунакларны котлап, бик матур чыгыш ясады, аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Кичәне алып баручысы исә минем татар теле һәм әдәбияты укытучым Гарифуллина Эльмира Мәсхүт кызы булды. Ул әлеге тантананы үтә нәзакәтле һәм кызыклы итеп алып барды. 

Җәлил премиясен юкка бирмиләр

Әйе, «Шаян ТВ» телеканалына Татарстан Республикасының иң мәшһүр премиясенең берсе — герой-шагыйрь Муса Җәлил премиясе тапшырылган. Журналистика һәм телевидение сәнгате өлкәсендә ирешкән уңышлары, татар телен, халкыбызның әдәби мирасын популярлаштыруга зур өлеш кертеп, яшь буынны рухи һәм әхлакый яктан үстергәне өчен «ШАЯН ТВ» балалар каналы әлеге премиягә, һичшиксез, лаеклы!

Татар теле — дөньядагы иң матур, моңлы, назлы телләрнең берсе «, - ди Хәйрулла Мәликә, телебезгә мәдхия укып. 6 яшемә кадәр татарча сөйләшмәдем, әлеге тапшыруга эләгер өчен үз өстемдә бик күп эшләргә туры килде, -ди ул. Аның сөйләменә сокланып та, аптырап та караучылар күп булды. Саф татарча, бер чит сүз дә кулланмыйча сөйләшүче йолдызлар сирәк ләбаса! Чыннан да, гомерләрен татар сәнгатен үстерүгә багышланган шәхесләрне күргәч, үлемсез шагыйребез Муса Җәлил премиясен юкка бирмиләр икән дигән фикергә килдем мин.

Бик күп эш башкаралар 

Телеканалның контект-редакторы —Мостафина Таңсылу әлеге каналның бик күп эш башкаруын сөйләде. Хәзерге вакытта каналда танып-белүне, белем бирүне һәм фикерләүне үстерергә ярдәм итүче 20дән артык тапшыру ясыйлар, татар теленә иң яхшы мультфильмнар, халыкара дәрәҗәдәге фәнни-популяр, документаль һәм әдәби жанрдагы тапшырулар тәрҗемә ителә. Хәзергә 10 меңнән артык мультфильм, сериал һәм тапшыру тавышландырылган. Барлыгы «ШАЯН ТВ» каналын 15 миллионнан артык кеше карый.

Иң кызыгы: сайт теләсә кайсы смартфон өчен җайлаштырылган һәм аның аша «ШАЯН ТВ» каналын Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә карарга мөмкин. Тапшырулар YouTube платформасында да ачык. «ШАЯН ТВ» тамашачылары белән Вконтакте, Telegram һәм ТикТок социаль челтәрләре аша элемтәдә тора икән бит! Шаян Тв телеканалында 60 тан артык хезмәткәр, мөхәррир эшли. Моннан тыш йөзләгән бала һәм йөзләгән артист Шаян Тв эшчәнлегенә зур өлеш кертә. «Сез дә безнең тапшыруның кунаклары була аласыз, без сезне көтеп калабыз», — диде Таңсылу, ягымлы елмаеп. 

Көтеп калабыз
Шаян ТВ каналынна кунаклар килү мәктәбебездә бик сөенечле вакыйга булды. Алар кайту юлына чыкканда, күпләр, саубаллашасы килмичә, кичәнең дәвам итүен үтенделәр, әмма, кызганычка каршы вакыт бик тыгыз иде шул. Эш кешесенең һәр секунды язылган, дип юкка әйтмиләр бит. Бик җылы саубаллашкач, кунаклар кузгалды. Китәр алдыннан, алар янә киләчәкләре турында ышандырып калдырдылар. Нишлик соң? Көтик! Аларга безнең ишекләребез һәрвакыт ачык! Әйе, яшь кенә булуларына карамастан, татар каналын үстерүгә күпме көчләрен биргән Таңсылу белән Мәликәгә тагын да уңышларга ирешүләре, ә Шаян ТВның безне яңадан —яңа кызыклы тапшырулар белән сөендереп торуын телисе генә кала.

Әлеге очрашу күңелемдә матур-матур хатирәләр, тирән тәэсир калдырды. Күңелемдә хәтта: «Минем дә тапшырулар алып барасым килә », -дигән фикер туды. Кем белә, бәлки өйрәнермен дә. Мәликә өйрәнгән бит! 


Абдуллина Ләйсән Илдар кызы 

"Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе"нең 8нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев