Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Музей заллары дәшә (фото)

"Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк" дигән мәкаль һәркемгә таныш. Ә безнең балаларга үткәнебез белән танышу өчен ерак барырга да кирәкми. Герой шагыйрь Муса Җәлилнең балачагы, тормышы, иҗаты белән танышканнан соң, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче апалары белән Муса Җәлил музеена экскурсиягә килделәр.

Монда аларга һәр нәрсә кызыклы, сораулары да күп...Музей заллары, андагы экспонатлар белән аларны Лилия апалары Җәләлиева таныштырды. Балалар гаять күп, файдалы мәгълүмат алдылар, белемнәрен арттырдылар.

Сугыш турындагы күзаллауларын исә балалар Сугышчан Дан залында ныгыттылар, анда куелган чын автоматларны зур горурлык хисләре кичереп тотып та карадылар.

Тәрбияче апалары сөйләгәннәрне үз күзләре белән күрү бәхете авылда шушындый бай эчтәлекле музее булган безнең бакча балаларына гына тиядер ул.Без музей хезмәткәрләренә балаларга аңлаешлы, тирән эчтәлекле экскурсия оештырып,аларның нәни күңелләренә ватанпәрвәрлек орлыклары салуда ярдәм итүләре, безне үз залларында гел шулай шатланып каршы алулары өчен бик рәхмәтлебез.
Карадуган балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләре: Зәкиева Гөлнур Ильязовна, Гарипова Дилә Сәлимҗановна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250