Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Национальный голос – дети» проекты кысаларында Чепья мәдәният йортында концерт булды (фото).

Район мәгариф идарәсе белән мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырган «Национальный голос - дети» проекты кысаларында 22 нче гыйнвар көнне Чепья мәдәният йортында "Агыла моң, сарыла моң" дип исемләнгән икенче концерты булып узды.

Әлеге концертта Балтач зонасыннан аермалы буларак, сәхнәгә беренче мәртәбә генә чыгучылар да бар иде. Балаларның һәрбер чыгышы көчле алкышлар, кайберәүләре хәтта "браво" (афәрин) кычкырулар белән озатылды. Концертта күбесенчә туган як, туган җир, хыяллар, дуслык һ.б турында җырлар яңгырады.
Концертка кунак булып Татарстан Республикасының халык артисты, КФУның филология һәм сәнгать Институтының Идел буе халкының Сәнгать кафедрасының профессоры, Россия Федерациясенең мактаулы югары профессиональ белем эшлеклесе Галиев Миңгол Вагиз улы кайткан иде. Балаларның чыгышлары тәмамланганнан соң, ул әлеге проектны оештыручыларга, барлык катнашкан балаларга рәхмәтен җиткерде, соклануын белдерде. Үзе дә кыска гына булса да чыгыш ясады. Киләчәктә проектның финалын әзерләүдә көченнән килгәнчә ярдәм күрсәтергә дә вәгъдә итте.
Концертның йомгак өлешендә, тамашачылардан җыеп алынган тавыш бирү кәгазьләрендәге нәтиҗәләр нигезендә сайлап алынган балаларга район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зәкиева Алия Юныс кызы дипломнар тапшырды. Укучыларны уңышлы чыгышлары белән котлады, остазларның хезмәтенә зур рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250