Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Назлыгөл Нәкыйпова - Гран-при иясе

Назлыгөлебез - Башкортстан башкаласы Уфа шəһəрендə уздырылган Россиякүләм студентларның педагогик осталыгы буенча уздырылган «Ана теле - 2020» бәйгесенең Гран-при иясе булды

"Әлеге конкурска киткәнче үк бик нык әзерләндек. Кайбер көннәрне иртән 8гә көллияткә китсәм, кайтканда кичке 8-9лар була иде. Кайберсендә ял көне дә татар теле кафедрасы укытучылары белән жыела идек. Шунысы да кызыклы булды: шул ук кафедра укытучылары белән мин әлеге бәйгегә әзерләнсәм, классташым Гыйльманов Ильфат "Татар егете" бәйгесенә әзерләнде. 19 февраль көнне без кич соң гына барып життек. Төнге 1ләр тулып киткәнче җитәкчем белән әзерләндек, кабатладык. 20нче февраль безнең портфолио, визитка (педагогик эссе белән чыгыш ясау, үзеңне, уку йортыңны яклау,тәкъдим итү) , иҗади номер каралган иде. Бик уңышлы чыгыш ясадым. Ул көнне шулай ук яши торган урыныбызга соң гына кайтып кердек. Кайтуга, икенче көнгә әзерлекне башладык, ягъни дәрес бирергә әзерлек һәм дәрескә үзанализ. 21нче февраль көнне дәресләр бирдек. Туган тел көне уңаеннан, диктант яздык. ТНВ каналына интервью бирергә дә өлгердем. Соңыннан барлык турларны үткәч, нәтиҗәләр чыгарылды һәм бүләкләнү булды, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләндек. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Халиков Илгиз Илдар улы белән әңгәмә кору, аннан мактау сүзләре һәм бер шәп тәкъдим ишетү минем өчен зур куаныч булды. Зур рәхмәтләремне үзем белем алган Арча педагогия көллияте дирекциясенә, көллият директоры Лилия Надыровнага, әзерләгән, миңа киңәшләр биргән методистларыма, җитәкчеләремә, визитка өчен видео төшерудә ярдәм иткән Балтач егете Ришатка, видеода төшкән егет-кызларга, шулай ук әлеге әзерлеккә кызыксыну уятып, сорашып, миңа ярдәм иткән Гыйльманов Илфат белән Галимова Гөлгенәгә, яраткан әти-әниемә, туганнарыма, якыннарыма, дусларыма, төркемдәшләремә, мине бәйгеләрдә үземне сынарга өйрәткән Көшкәтбаш һәм Түнтәр мәктәбе укытучыларына, һәркөн хәлне сорашып, уңышлар теләүче яхшы күңелле кешеләргә, әлеге сөенечле вакыйга белән уртаклашкан һәркемгә чиксез рәхмәтләремне житкерәм! Мин чиксез шат!", ди Көшкәтбаш кызы Назлыгөл Нәкыйпова.

Чыганык: shat_kushketbash

Без дә бик шат, Назлыгөл! Уңышларың дәвамлы булсын, сеңелкәш! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев