Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әни һәркемгә, һәрвакыт кирәк (фото)

Газета укучыбыз «Әниләр көне» уӊаеннан уздырылган сорашуда, бу көнне әһәмиятле итеп, матур чаралар белән зурырак итеп уздырырга кирәк дигән тәкъдим белдергән иде.

Бу тәкъдим инде быел ук тормышка ашырыла башлады дип әйтергә тулы нигез бар. Узган атнада Балтач урта мәктәбе Балтач мәдәният үзәген тутырып, гөрләтеп әниләргә багышлаган зур чара тәкъдим иткән иде. Концертны караучылар аннан бик канәгать булып таралдылар, барлык башкарылган номерларныӊ югары сәнгать осталыгы белән башкарылуын билгеләп үттеләр.
Күршеләреннән Балтач гимназиясе укучылары да калышмадылар, кичә, ягъни дүшәмбе көнне район мәдәният үзәген дер селкеттеләр. 2 сәгатьтән артык барган тамашадан әниләр, катнашучылар күтәренке күӊел белән таралдылар.
Һәрбер сыйнфтан «Иӊ яхшы әни» номинациясе буенча бүләкләүләр дә булды. Гимназия директоры Ренат Камил улы әйтеп киткәнчә, «әниләрнеӊ һәрберсе мактауга лаек, әмма һәр балага үз әнисеннән дә яхшырагы, гүзәлерәге, матурырагы юк». Һәр гимназия укучысыныӊ әнисе видеороликларда, фотоларда концерт дәвамында сәхнә үзәгендә булдылар.
Гомүмән, чара төптән уйланылган, тәрбияви яктан үтемле. Үземнеӊ күӊелгә үзебезчә, чын татарча, йөрәккә үтеп керерлек номерларныӊ сәхнә түрендә тиешле урын алуы хуш килде, кул чабуларга караганда, тамашачы да нәкъ шушындый чыгышларга зарыккан иде дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250