Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Ничек яратканны үзем генә беләм!!!”

Иртәгә Әниләр көне. Инде бүген үк почтабызга Әниләребезне бәйрәм белән котлап хатлар килә башлады. Беренче күчтәнәч Балтач урта мәктәбенең 2а сыйныфы укучыларыннан. Укып карагыз әле: нинди җылы хисләр, матур сүзләр аларда!

Әни! Ничек матур яңгырый. Әни диеп гел әйтәсем генә килеп тора. Чөнки мин әниемне бик нык яратам.
Мәрьям Әскәрова

Әни гел минем өчен вакыт таба. Аның яратуы, кайгыртуы миңа һәрчак ярдәм итә, көч бирә.
Батыр Әхмәдуллин

Әнине ничек яратканымны үзем генә беләм. Аны бәйрәм белән котлыйм. Авырмасын, озак яшәсен иде дип телим.
Кәрим Йосыпов

Әниләр генә һәрнәрсәне аңлый. Бик күп белә. Безне акыллы булырга өнди. Әнием хөрмәткә лаек.
Ильяс Фазлыев

Минем әнием иң матуры. Әнине бик яратам. Тәмле ашлар пешерә. Безне бик тә ярата. Бөтен балаларның да әниләре булса иде.        
Азамат Вәлиуллин

Әни – гаиләнең иң зур бәхете. Минем әнием дөньяда иң матуры, иң яхшысы, иң кадерлесе. Бик яратам сине.
Зәринә Кәбирова

Дөньяда иң матур әни, беләсезме, кемнеке? Белмәсәгез үзем әйтәм, ул әни – минеке. Бик яратабыз сине.                 
Талия Бәдегыева

Мин әнием кебек акыллы, матур булырга телим. Чөнки минем әнием бу дөньяда иң-иңе.                                    
Рәмилә Исмәгыйлева

Әнием, мин сине бик яратам. Мине яратканың, аңлаганың өчен сиңа рәхмәт әйтәм.
Самат Муллагалиев

Минем әниемнең исеме Надия. Ул бар эшкә дә өлгерә. Якты йөзле, киң күңелле әниемне бик-бик хөрмәт итәм.
Нурсил Закиров

Әни, син шундый матур, ягымлы, сабыр. Без сине яратабыз. Рәхмәт әйтәбез.
Руфина Нурмөхәммәтова

Барлык әниләргә озын гомер, сәламәтлек телим. Мин дә әниемне бик нык яратам.

Рахман Ханнанов

Ләйсән Сафиуллина,

Балтач урта мәктәбенең

2а сыйныф җитәкчесе.

Лилия Җамалиева, тәрбияче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


"Таптамагыз хич ярамый, Әни сүзен таптарга"

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр көне