Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Әниемнең йөзендәге бер елмаю минем өчен зур бәхет”

Без нәниләр булсак та, әниләрнең өйзендә чагылган елмаю хисе бәхетнең бер мизгеле икәнен аңлыйбыз. Һәм шушы мизгелне бүләк итеп без аларга бәйрәм оештырдык.

“Көн саен әниләр көне булса иде!” ... Шулай итсәк ,безнең зур җир шарындагы барлык әниләрдән дә бәхетле кешеләр булмас иде. Булмас иде: ятимнәр йортындагы хәлләрен белүләрен көтеп ятучы чал чәчле әбиләребез, булмас иде үз баласы дип утка суга кереп җинаять юлына баскан әниләр, булмас иде күз яшьләрен түгеп, елап бетереп , баласының ишек бусагасындагы шыгырдаган аяк тавышын зарыгып көтеп арган, өметен өзгән әниләр, булмас иде....

Менә кече яшьтән шушы хәлне булдырмаска икәнен аңлатып, бердәнбер күз алмасы кебек кадерле әниләрне сакларга, якларга , утка, суга, газапка салмаска, аяк асларында җәннәт икәнен аңлатып үстерергә, тәрбияләргә тырышыбыз без 5нче номерлы “Сөенеч” балалар бакчасы коллективы. 365 көннең иң кадерле бәйрәмен уздырдык без бакчабызда.

Безне җәннәтле итүчеләребезнең күзләрендә бәхет күз яше, алсу ,мәхәббәт тулы йөзләрендә иң изге елмаю булды бәйрәм буе. Нәниләребез бер сулышта уздырды бу бәйрәмне, эх җитми дә калды әле диделәр, “тәмле” булды әниләребезгә ,нарасый сабыйларының әзерләгән иң саф , изге , эчкерсез бүләкләре.

Рәхмәт кадерлеләребез сезнең булганыгыз өчен!

Йөзегездәге бер елмаю һәммәбез өчен дә бәхет булсын иде, һәм шушы бәхеттән сезне мәхрүм итмәсәк иде... Урыныгыз гел түрдә булсын Әниләребез!!!!

Шакирова Гөлназ,

5нче номерлы “Сөенеч”

балалар бакчасы тәрбиячесе.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр көне