Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Әнигә бүләк»

Шөгыль барышында, Халыкара Әниләр көне алдыннан, балалар «Наз» үзәге белгечләре белән узган очрашуда төшкән фотосурәтләрен үзләре ясаган рамкаларга урнаштырдылар.

"Бергә күңелле" клубы эше кысаларында 2020 нче елның 17 ноябрендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Гөлшат Сәләхова «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе»нең коррекция сыйныфында белем алучы 12 укучысы белән «Әнигә бүләк» дигән шөгыль үткәрде.

Шөгыль барышында, Халыкара Әниләр көне алдыннан, балалар «Наз» үзәге белгечләре белән узган очрашуда төшкән фотосурәтләрен үзләре ясаган рамкаларга урнаштырдылар. Һәр катнашучы зур дулкынлану белән әнисенә үз бүләген әзерләде. Эшләнмәләр матур, ачык төстә килеп чыкты. Аларны балалар әниләренә Халыкара Әниләр көнендә бүләк итәчәкләр.

Шөгыль һәркемгә яхшы кәеф бүләк итте һәм ул әле бик озак хәтерләрдә сакланачак дип ышанабыз.

baltasi.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр көне