Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әниләр, бәхетле без! (фото)

Кешегә кайсы җирдә дә үз бәхетен табарга мөмкин. Моның өчен бары тик иренмичә эшләргә генә кирәк. Ә җәмгыятькә игелекле хезмәт күрсәткән, вакытын да, көчен дә кызганмыйча эшләгән кешене Аллаһ үзе бүләкли.

Татар халкы иң зур бәхетне җирдә сау-сәламәт эшләп яшәүдә күрә. Безнең Бөрбаш авылында сөйкемле, кыйгач кашлы, кара күзле, бар яктан да уңган, үрнәк хатын-кызларыбыз яши һәм эшли. Тиздән бу сөйкемле гүзәл затларыбызның зур бәйрәме, шул уңайдан без әниләрне генә түгел, хәтта бәбиләрне дә зурлыйбыз, котлыйбыз. Әлеге сүзләрем зирәк тә, киң күңелле хатын-кызларыбызга багышлана, ә алар түбәндәгеләр: Розалия Харисовна, Гөлфара Габделфәртовна, Раилә Фатыйховна, Гөлфия Хәйдәровна, Рәсилә Рәфыйковна, Зөлфия Нурисламовна, Майсәрә Таһировна, Гөлнур Сәмигулловна, Рәсилә Сабировна, Гөлүсә Рәсимовна, Алсу Наилевна, Илсөяр Мөдәрисовна. Сынмас рухлы, хәрәкәтләрегез җитез, карарларны тиз кабул итә белүегез, заман техникасын оста куллануыгыз белән кемнәрне генә сокландырмыйсыз. Мондый үрнәк шәхесләребез күп булган очракта гына тормышыбыз гөрләп торыр.
Бәйрәмегез котлы булсын, күңелегез тыныч булып, сау-сәламәт яшәгез. Сезгә бәхет-шатлык, гаилә куанычлары һәм игелекле хезмәтегезне озак еллар дәвам итүегезне теләп Миләүшә Фәйзрахманова.
P.S. Бөрбаш балалар бакчасына йөрүче балаларның иң яраткан музыкант абыйлары (коллективтагы бердәнбер ир-егет - М. Ф.) - Фирдәвес Ярулловичны узган бәйрәме, 23 февраль белән ихластан котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250