Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әниләр көне... (+фото)

Бу көнне җиһандагы барлык әниләр көтеп аладыр. Өлкәнрәк Аналар үзләренең газизләрен күрергә дип көтә, ә яшьрәкләре балаларының бәйрәмдә бүләк итәсе шигырьләрен тыңларга ашкына.

Быел бу бәйрәм күп сюрпризларга бай булуы белән истә калды. Иң элек почта аша хат алдык, үз балаңнан матур рәсем алу сөенеченнән, әй куанганнар ул көнне. Бу хисләрне Ана булган кеше генә аңлар. Ә инде сюрпризның төп өлеше бәйрәмдә булды. Анда без К. Тинчурин, Г. Камал театрларына сәяхәт кылдык. Бәйрәмебезне хөрмәтле тәрбиячеләребез Раушания Фаилевна белән Дилә Сәлимҗановна бик эчтәлекле шигырь юллары, өзекләр белән бәйләп алып барды. Театрларга берсеннән-берсе матур җырлар, биюләр, шигырьләр үрелеп китте. Бәләкәчләребез безне татар телендә генә түгел, рус, инглиз телләрендә дә чыгыш ясап шаккатырдылар. Алар үзләрен чын артистлар итеп тоттылар. Җимешләребезнең мондый осталыкларына төп өлешне Раушания Фаилевна, Дилә Сәлимҗановна һәм Илһамия Таһировналар керткән иде. Аларның эшләре бәяләп бетергесез зур хөрмәткә лаек. Без Карадуган балалар бакчасының уртанчылар-зурлар төркеме әти-әниләре аларга бик зур рәхмәт әйтеп, хәерле гомер, иҗат уңышлары теләп калабыз. 

Алия Хисамова

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев