Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әниләр көненә «Тәкъдимнәр буенча концерт”

Бистәнең 2нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеме тәрбиячесе Лилия Галимуллина Әниләр көненә багышлап әзерләнгән бәйрәмне әнә шулай дип белдерде. "Без яшь чакта заявкалар буенча концерт дип әйтелә иде ул, ә бүген исә без аны "Тәкъдимнәр буенча концерт" дип атарга булдык", диде ул. Димәк, балаларыбыз концерт номерларын үзләре тәкъдим иткән.

Искиткеч, гаҗәеп бәйрәм килеп чыкты. Балалар әниләренең портретларын да үз куллары белән ясаганнар, бүләккә кәрзин тулы чәчәк бәйләмнәре дә әзерләгәннәр. Кемнең әнисе нинди һөнәр иясе - бу хакта да экранда чагылыш тапты. Темага кагылышлы җырлар, йөрәккә үтәрлек шигырьләр әниләрнең күзләрен чылатты, үзенчәлекле биюләр күңелләрдә соклану уятты. Тәрбияви яктан әһәмиятле әкиятләрне русча да, татарча да сәхнәләштерү - балаларыбызның сәнгати осталыгын бәян итте. Әле кайчан гына алпан-тилпән биегән нәниләребез хәзер әнә ничек оста бии, үз -үзләрен тотышларына күз тимәсен, һәр биюнең үз күлмәге, һәр спектакльнең үз бизәлеше... Бу балалар бакчасында соңгы Әниләр көне...Чөнки сабыйларыбыз озакламый мәктәпкә барачак. Рәхмәт, тәрбиячеләргә, алар аны күңелләрдә калырлык итеп оештыра алдылар һәм үткәрә дә белделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250