Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әниләрне зурлаганнар. Кайда? (+фото)

Яңгул урта мәктәбе укучылары үзләренең иң кадерле кешеләренә бәйрәм кичәсе бүләк иттеләр

Әниләрне фәрештәләр, диләр, 
Фәрештәләр була канатлы. 
Ә, минемчә, газиз әнкәйләрнең 
Балаларыдыр ул канаты... 
Әйе, чыннан да, әниләр – фәрештәләрдер алар: гомерләре буе балаларын саклап, яклап яшиләр. Ә балалары – аларның канатлары. Әниләренең тормышларына ямь биреп, авырлыкларны җиңеп, алга омтылырга көч - куәт өстәп торучы канатлар... 
29 ноябрь көнендә Яңгул урта мәктәбе укучылары үзләренең иң кадерле кешеләренә бәйрәм кичәсе бүләк иттеләр. Бу бәйрәмне үткәрүгә укучылар бик тырышып әзерләнде, укытучылар ярдәм итте. 
Билгеләнгән сәгать якынлаша.... Бөтен мәктәп ниндидер бер рәхәт, җылы дулкында тирбәлә кебек. Матур итеп бизәлгән залга әниләр җыела, кемдер җыр сүзләрен кабатлый, бию хәрәкәтләрен искә төшерә, кайсылары киемнәрен барлый. Яшь артистлар арасында бераз дулкынланучылар да бар: шулай булмыйча, әнисе биредә утыра , сынатмаска кирәк бит! 
Әниләргә багышланган бик мәгънәле җыр белән башланып киткән бәйрәм кичәсе күңелнең иң нечкә кылларына кагылырлык дәрәҗәдә матур булды! Төрле биюләр, җырлар, шигырьләр, котлаулардан торган чыгышлар – барысы да, ихлас күңелдән, әниләр өчен дип башкарылгач, яхшы килеп чыкты. Парлы һәм лирик татар биюләре, җырлар, рус халык биюе, заманча биюләр, скетчлар – безнең укучыларның нинди сәләтле балалар икәнен тагын бер кат раслады. Залда утыручы һәр әни баласы өчен куанып, аның белән горурланып утыргандыр. Сәхнәгә чыкмаган бала калмады. Гөрләтеп кул чаптылар, дөнья мәшәкатьләрен онытып, рәхәтләнеп ял итте әниләр. Ике сәгатьтән артык барган кичә бер сулышта үткән кебек тоелды. Әле бәйрәм беткәч тә, кичә барышында алган тәэсирләрдән арына алмыйча, таралышасылары килмичә утырдылар. 
Әниләргә шундый матур бәйрәм кичәсе бүләк иткән укучыларга, кичәне үзерләүгә көчләре кергән укытучыларга зур рәхмәт!
Ленина Шәфигуллина
тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әниләр бәйрәме