Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Нөнәгәр мәктбе шугалагында Яңа ел бәйрәме (фото)

Кышкы каникуллар тәмамланырга санаулы гына көннәр калганда, 7 нче гыйнвар көнне кичен Нөнәгәр урта мәктәбе шугалагында Яңа ел бәйрәме оештырылды.

Бәйрәмне карарга дип әти-әниләрнең , авыл халкы һәм күрше- тирә авыллардан җанатарлар килүе куандырды.

Программага шорт-трек, эстафета, капкага шайба кертү, хоккей ярышлары кертелде. Хоккей турнирында 4 команда катнашты. Ике команда авыл яшьләреннән торган "Авыл яшьләре", "Татарстан" һәм мәктәп укучыларының "Ак барс", "Корыч " командалары матур уен күрсәтте. Хоккей турнирының һәр периоды арасында тимераякта төрле ярышлар үткәрелде. Шорт-трек ярышында һәр сыйныфтан 1әр малай, 1әр кыз катнашты, җиңүчеләр билгеләнде. Тимераякта үткәрелгән эстафета ярышында һәр сыйныфтан 3әр малай, 3әр кыз катнашып гаҗәеп ярыш күрсәттеләр. Башлангыч сыйныф укучыларының да бозда очып йөрүләре һәм аларның капкага шайба кертү ярышында иң күп очко җыюлары һәркемне сокландырды. Һәр төр ярышта укучылар медальләр белән бүләкләнде. Бәйрәмне алып баруда Кыш бабай белән Кар кызының катнашуы шугалактагы уеннарга үзенә бер төрле ямь өстәде.

Тәнзилә Габрахманова
тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250