Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Нөнәгәр мәктәбендә төбәкара семинар булды (фото)

Нөнәгәр урта гомуми белем мәктәбендә «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә универсаль уку гамәлләре формалаштыру: регулятив, танып-белү уку гамәлләре» темасына төбәкара семинар үткәрелде.

2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында, төп мәктәптә федераль дәүләт стандартларына күчүне уңышлы тормышка ашыру, алдынгы тәҗрибәне өйрәнү, тарату, Татарстаннан читтәге өлкәләрдә татар телен саклап калу һәм үстерүгә ярдәм итү максатыннан 2015 нче елның 23 октябрендә Нөнәгәр урта гомуми белем мәктәбендә «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә универсаль уку гамәлләре формалаштыру: регулятив, танып-белү уку гамәлләре» темасына төбәкара семинар үткәрелде.
Семинар эшчәнлегендә Балтач районы һәм Киров өлкәсе татар мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Киров өлкәсе татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Язилә Хаҗиәхмәт кызы Әсхәтдинова, Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара эшчәнлек бүлеге белгече Гайсин Ирек Әнәс улы катнашты.
Укытучылар һәм кунаклар игътибарына Нөнәгәр мәктәбенең төбәкара эшчәнлеген чагылдырган бай күргәзмә, федераль дәүләт стандартлары таләпләре нигезендәге ачык дәресләр, "Яшь эзтабар" татарларның этно-милли мирасын туристлык-туган якны өйрәнү чаралары аша өйрәнү" проекты кысаларында уздырылган VIII этнографик слет күренеше тәкъдим ителде.
"Дәрес этапларында универсаль уку гамәлләрен рациональ куллану" темасына тренинг үткәрелде. Үткәрелгән чаралар кунаклар тарафыннан югары бәяләнде, алдагы уку елларына төбәкара хезмәттәшлекне дәвам итү буенча яңа бурычлар куелды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250