Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Нөнәгәрдә кемгә ишек ачканнар? (+фоторепортаж)

2017-2018 нче уку елыннан Нөнәгәр гомуми урта белем мәктәбендә интеллектуаль үсеш ягыннан кимчелекләре булган балалар өчен коррекциясыйныфлары эшли башлады.

Бу сыйныфларда эшләүче педагоглар махсус курслар үттеләр, балалар белән махсус белемле логопед-дефектолог эшли башлады. Балалар өчен аерым кабинет һәм логопункт булдырылды.

Эш тәҗрибәсен уртаклашу максатыннан 15 нче февраль көнне мәктәптә “Интеллектуаль үсеш ягыннан кимчелекле балаларга сыйфатлы белем хезмәтен күрсәтү алымнары” темасына ачык ишекләр көне үткәрелде. Район мәктәпләреннән килгән балалар һәм әти-әниләр өчен 2б сыйныфында Гафиуллина Г.Г. “Речевая практика”, 4б сыйныфында Усманова Г.Г. “Математика” дәресләре күрсәтте, укучылар белән аерым эшләү алымнары  өйрәнелде. Мәктәпнең логопед-дефектологы Борханова Л.Р. укучылар белән коррекцион занятиеләр (уен терапиясе, ком терапиясе, социаль коммуникация, моторика буенча күнегүләр) үткәрде. Технология укытучысы Шәмсетдинова А.Р. укучылар һәм әти-әниләргә панно ясау буенча мастер-класс оештырды. Ясаган паннолар очрашу истәлеге буларак балаларга тапшырылды. Мәктәпнең коррекцион сыйныф укучылары килгән кунакларга “Колобок” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр, аларны концерт номерлары белән дә сөендерделәр. Укучыларның кул эшләреннән оештырылган күргәзмә кунакларда тирән соклану хисләре тудырды. Соңыннан әти-әниләр, мәктәп коллективы укытучылары, мәктәп администрациясе, район мәгариф идарәсе психологлары белән берлектә коррекцион сыйныфларда эшне оештыру, укыту планы эчтәлеге, сыйныфтан тыш эшчәнлек буенча түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде.

Ачык ишекләр көнендә үткәрелгән чаралардан район мәктәпләре әти-әниләре үзләрен борчыган сорауларга җавап таптылар, мәктәп коллективына олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Гүзәл Закирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ачык ишекләр көне