Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Нәниләр дә, әниләр дә шат

Тунтәр авылы балалар бакчасында даими рәвештә күп төрле бәйрәм чаралары үткәрелә. Тәрбиячеләр балаларның физик яктан да, акыл үсеше һәм әхлакый яктан да сау-сәләмәт, камил булып үсүләре өчен тырышлыкларын, көчләрен кызганмыйлар.

8 март, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан да бакчада бик күңелле бәйрәм оештырылды. Ул көнне аларга Яз кызы кунакка килде, шигырьләрен, биюен нәни дусларына бүләк итте.
Балалар да ул биргән сорауларга бик теләп җавап бирделәр, үзләре дә шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар. Балалар куйган "Теремкәй" әкиятен кичәгә килгән әниләре дә бик яратып карады. Яз кызы өләшкән бүләкләргә дә бик сөенде нәниләр. Әниләр дә җавапсыз калмады, бәйрәм белән котлап,бүләккә алып килгән уенчыкларын тапшырдылар. Соңыннан бергәләп, күңелле итеп чәй эчтеләр.
"Балаларыбыз ышанычлы кулларда, аларга биргән тәрбиягез, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт Сезгә. Ил-көннәребез тыныч-имин, балаларыбыз сәләмәт булсын! Бакчабыз шулай гөрләп эшләп торсын!" - дигән теләктә таралышты әниләр бәйрәмнән.
Сөмбел ГАЗЫЙМОВА,
Түнтәр балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250