Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Нәниләрне табигать ярдәмендә тәрбиялик (фото)

Без барыбыз да табигать балалары. Табигать - ул безнең әйләнә-тирәбез, туган җиребез, туган ягыбыз...

Суларын эчеп туймас чишмәләребез, су коенган инешләребез, җиләкле аланнарыбыз, урман-кырларыбыз. Без шул табигатьтә яшибез. Ул безне сәламәтләндерә, матурлата, сафландыра, илһамландыра. Ләкин табигать - иркә, нәзберек, йомшак та: аз гына саксыз кагылсаң да уалырга, ватылырга тора. Шуңа күрә дә без аны күз карасы кебек сакларга, усаллардан якларга тиешбез.

Балаларда кечкенәдән үк табигатьне ярату, аның матурлыгын тою, шуны саклый һәм тудыра белү хисе тәрбияләнергә тиеш. Безнең Карадуган балалар бакчасындагы һәр тәрбияче үзалдына әнә шундый мөһим бурычны куя һәм шул юнәлештә җитди эш алып бара.

Бакчабызны бизәүдә табигыйлек өстенлек итә. Бинабыз бик матур бакча эченә урнашкан. Һәр төркемнең уен мәйданчыгына балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып агач-куаклар утыртылган. Шулай ук җиләк-җимеш куаклары һәм агачлары да бакчабызны ямьли. Үзебезнең фитоучастогыбыз бар, анда дару үләннәре, Кызыл китапка кертелгән беренче чәчәкләр үсә. Җәен бакчабыз шау чәчәккә күмелә. Балаларның үзләренең тәҗрибә участоклары бар.

Һәр төркем бүлмәләрендә табигать почмаклары җиһазланган. Анда балалар гөлләрне күчереп утырту һәм тәрбияләү үзенчәлекләренә өйрәнәләр, даими дежур торалар. Тәрәзә төбендә кечкенә бакчаны хәтерләтеп, «яшелчә бакчасы» үстерәбез. Күзәтүләр максатыннан чыгып суган, помидор, фасоль, борчак үстерелә. Балалар күзәтүләрен альбом битләрендә яктыртып баралар. Язның баштагы чорында балаларны үзебезнең үстерергә тиешле үсемлекләрнең орлыклары белән таныштырабыз, аларны чәчүгә әзерләүнең гади ысулларын өйрәтәбез. Шулай ук кукуруз һәм кабак орлыкларының тишелешен, үсемлекләр үсешенә төрле туфракның йогынтысын, үсемлекләрнең дымны тамырлары белән суыруын, яфраклар аша сулавын күрсәтүче тәҗрибәләр үткәрдек. Шулай ук тәҗрибә мисалында балаларга үсемлекләр өчен дым, яктылык, җылылыкның әһәмияте турында да аңлаттык.

Күзәтүләрне саф һавада, экскурсияләрдә, экологик сукмакта алып барабыз, һәр төркем тәрбиячеләре әти-әниләр белән киңәшләшеп экологик сукмакны, аның тукталышларын билгеләделәр һәм планын булдырдылар, һәр тукталыш турында тулы мәълүмат туплап куйдылар. Ул тәрбиячеләргә экскурсияләргә әзерләнгәндә ярдәмлек булып тора. Кечкенәләр төркемендә бакча территориясендәге генә тукталышлар билгеләнсә дә, ул үзенең кызыклыгы, байлыгы белән җәлеп итә. Чөнки кечкенәләргә күзәтү өчен бакчада төрле тереклек бар: фонтан тирәсендә бакалар, корыган агач төпләрендә төрле бөҗәк, суалчаннарны күзәтергә мөмкин. Кечкенәләргә күзәтү мөмкинлеге булсын өчен бакча ишек алдына фонтан һәм бассейннан тыш ясалма чишмә булдырылды. Зур төркем балалары өчен сукмак территориядән читкә чыгып хәйран еракка сузыла. Анда күзәтү өчен кошлар һәм үсемлекләрнең төрлелеге җитәрлек. Балалар әлеге сукмакта табигать серләренә төшенергә, табигать кочагында үз-үзләрен дөрес тотарга, дару үләннәрен танырга, кулланырга өйрәнәләр. Шуңа да экологик сукмак буенча узган сәяхәттән балалар бай материал туплап кайталар, һәр тукталыштагы үзгәрешләр, күзәтүләр нәтиҗәсе «Безнең күзәтүләр» альбомына теркәп барыла. Шулай ук күзәтү барышында алган тәэсирләр балалар рәсемнәрендә дә чагылыш таба.

Табигатьне тирәнтенрәк танып-белү максатыннан Шушма елгасына, Бай урманына, Тегермән, Тәбрис һәм Кызыл чишмәгә, Бакый күленә даими экскурсияләр оештырабыз. Экскурсияләр вакытында балалар табигать белән турыдан-туры аралашалар: үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән якыннан танышалар, сакланырга тиешле тереклек ияләрен барлыйлар, гербарийлар төзергә өйрәнәләр.

Бакчабызда экологик юнәлештә күп эшләр уздырыла. Балалар бакчасы һәм яшелчә бакчасының, үз җирлегебезнең экологик хәлен өйрәнү нәтиҗәсе булып, районда беренчеләрдән булып балалар бакчасының экологик паспорты булдырылды.

Ел дәвамында экологик темага багышланган «БиологикКВН» , «Шифалы табиблар», «Алар Кызыл Китапта», «Экологик викторина» кебек чаралар да балаларда табигатьне ярату хисләре тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Балаларны табигатькә якынайту максатыннан ел саен апрель аенда экологик атналык үткәрәбез. Шушы атналык кысаларында «Тылсымлы су - бездә кунакта», «Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз» кебек бәйрәм кичәләре уздырылды.

Балаларга экологик белем һәм тәрбия бирү эше ата-аналар һәм мәктәп коллективы белән тыгыз элемтәдә алып барыла. Ел саен сыерчык оялары, җимлекләр ясау буенча конкурс үткәрелә. «Без табигать дуслары» рәсем күргәзмәсе, «Табигать могҗизалары» табигый материаллардан ясалган әйберләр күргәзмәсе уздырыла. Экологик күңел ачуларда, кичәләрдә нәниләргә костюмнар әзерләүдә, шигырь-әкиятләр өйрәтүдә дә әти-әниләребез бик теләп катнашалар.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: балалар күңеленә матурлык һәм мәрхәмәтлелек орлыклары чәчү, битарафлыкны җиңү, нәниләрне табигатьне саклаучылар итеп тәрбияләү - безнең изге бурыч. Шуңа күрә без үзебездән соң килгән буынга кешеләр тарафыннан җимерелгән бушлык түгел, ә шаулап чәчәк атып утырган җир калдырырга тиеш. Кечкенәдән үк табигатьне аңлап үскән бала гына киләчәктә дә аның матурлыгына сокланачак, гүзәллекнең шифалы йогынтысын күңел түрендә йөртәчәк. Үзе дә табигать байлыкларын әрәм-шәрәм итмәү, тере җан ияләре турында кайгырту өчен үзенең көчен кызганмаячак.

Раушания Нигъмәтуллина,
Карадуган балалар бакчасының
югары категорияле тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250