Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Нөнәгәр мәктәбе кунаклар кабул итте (фото)

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Камил улы Мөхәрләмов, мәктәп җитәкчелеге катнашкан түгәрәк өстәлдә Нөнәгәр урта мәктәбенеӊ эш тәҗрибәсенә уӊай бәя бирелде.

Нөнәгәр мәктәбендә  «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларда рухи-әхлакый кыйммәтләр тәрбияләү” темасына  төбәкар семинар булып узды. Семинарда Балтач  районыныӊ   һәм Киров өлкәсе Малмыж районы мәктәпләренеӊ   татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

Семинарда катнашучылар игътибарына Гыйльфанова Рәзинә Нургаян кызы, Гарипова Илүзә Икрам кызы, Шәфигуллина Ләйсән Габдулла кызы тарафыннан ачык дәресләр тәкъдим ителде.  

Мәктәпнеӊ укыту эшләре буенча директор урынбасары Хәбибуллина Рәйсә Харис кызы «Грантлар идеяләрне тормышка ашырырга ярдәм итә» исемле тирән эчтәлекле күргәзмә белән таныштырып, мәктәпнеӊ рухи-әхлакый тәрбия бирүдәге эзлекле эшчәнлеге һәм нәтиҗәләре турында чыгыш ясады. Семинарда катнашучылар  өстәмә белем бирү педагогы Вафина Энҗе Зөфәр кызы җитәкчелегендәге театр түгәрәге эшчәнлеге белән таныштылар.

Ләйсән Рафис кызы Борһанова җитәкчелегендәге мәктәп музеенда беренче хатын-кыз режиссер, ТАССРның атказанган артисты Кәшифә Тумашевага 120 яшь, Тукай премиясе лауреаты, К.Тинчурин исемендәге теартның баш режиссеры Равил Тумашевка 100 яшь тулуга багышланган  әдәби-музыкаль композиция күрсәтелде, экскурсовод укучылар тарафыннан тәэсирле чыгышлар тәкъдим ителде.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Камил улы Мөхәрләмов, мәктәп җитәкчелеге катнашкан түгәрәк өстәлдә Нөнәгәр урта мәктәбенеӊ эш тәҗрибәсенә уӊай бәя бирелде,  туган теллләрне үстерү буенча җитди мәсьәләләр каралды, киләчәккә максат, бурычлар билгеләнде.

Фидания Сабирова,

мәгариф идарәсе методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев