Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Норма авылында урнашкан һөнәр лицеенда киңәшмә булып узды (+фото)

19 гыйнвар көнне Норма авылында урнашкан һөнәр лицеенда район умартачылары киңәшмәсе булып узды.

Очрашуда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Алмаз Гамиров, авыл җирлеге башлыклары, районыбызда умартачылык эше белән шөгыльләнүчеләр һәм башкалар катнашты.

Киңәшмә барышында республикабызда умартачылык эшенең гомуми торышы, умартачыларга куелган таләпләр, кортларны төрле авырулардан, чәчүлек мәйданнарны эшкәртүдә кулланыла торган пестицидлар тәэсиреннән саклау һәм химик матдәләргә альтернативалар куллануны оештыру алымнары, умартачылык белән шөгыльләнгәндә ветеринар-санитар таләпләрнең үтәлеше хакында сөйләшенде.

Очрашуда умартачыларның үзләрен борчыган сорауларга да урын бирелде, шулай ук конкурста катнашып җиңү яулаган умартачылар бүләкләнеп узылды.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшмә