Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Норма балалар бакчасында үзенчәлекле бәйрәм булган (+фото)

Бәйрәм кунаклары кайнар чәй һәм коймактан авыз иттеләр

Балаларны яклау көне уңаеннан, Норманың “Тургай” балбалар бакчасында зур бәйрәм чарасы үткәрелде.

Әлеге бәйрәмнең төп геройлары – балалар булды. Алып баручы ролендә дә алар, чыгыш ясаучылар да, уен, конкурсларда катнашучылар да балалар иде. “Бәхетле балачак илендә” исемле нәниләр бәйрәмендә җыр-бию өзелмәде, тәрбиячеләр һәм ата-аналар катнашында балалар өчен төрле конкурс һәм ярышлар уздырылды. Килгән кунаклар кайнар чәй һәм коймактан авыз иттеләр. Балалар уеннарда бик теләп катнаштылар, бүләкләр алдылар. 
Балалар бакчасы җитәкчесе үз исеменнән балаларга тәбрикләү сүзләрен җиткерде. 

Күк йөзебез аяз, балаларыбыз бәхетле, киләчәк тормышыбыз гел якты булсын !

Норма балалар бакчасы тәрбиячесе Ногманова Ләйсән Рашит кызы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев