Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Норма мәктәбе бүген радио көнен бәйрәм итә (фото)

Радио өченче елын эшли инде, алдагы елларга караганда, тапшырулар камилрәк, системалы бара, сәхнә телен аңлаган, текст белән эшләгән балалар белән радиотапшырулар матурырак, аһәңлерәк килеп чыга.

Районыбызның мәгариф өлкәсендә дә радиога бәйле матур күренешләр бар: радиотапшыруларны кабаттан яңарткан мәктәпләр булуы куандыра. Бу журналист һөнәренә хәзерлекне дә күрсәтә, мәктәп тормышын яктыртуга да бер юнәлеш, укучыларны, укытучыларны, мәктәп коллективын укудан башлап һәр өлкәдә дә уңышларга этәрүче үтемле алым да булып тора. Алым гына түгел, вакыт, тырышлык, тирән белем сорый торган гаять тә җитди хезмәт бу. Тыңларга гына күңелле.

Бер сәгатьлек тапшыру әзерләү өчен зур хезмәт куярга кирәк, төрле һөнәр ияләре белән аралашырга, төрле шартларда интервьюлар алырга туры килә. Аннан инде бөтен материалны яздырасың, монтажлыйсың, тапшыруның чиста вариантын әзерлисең дә эфирда яңгыратасың. «Кайтаваз» радиосы кебек билгеләнгән сәгатьтә Шубанга телевышкага барып, әзер продуктны эфирга тоташтырасы юк-югын, әмма сәнгатьле сөйләм теле белән, аһәңле итеп, кыскасы, йөрәкләргә үтеп керерлек итеп яңгырата белергә кирәк.

Норма урта мәктәбенең үз радиосы эшләп килүе турында социаль челтәрләребездә хәбәр иткән идек инде. Беркөнне ул радионы да иркенләп тыңларга туры килде. Чыгарылышта радио тыңлаучыларны яңалыклар белән дикторлар, 6 сыйныф укучылары Әдилә Галимҗанова белән Гөлзидә Шәрифҗанова таныштырды.

Яшь иҗатчылар күбрәк шатлыклы хәбәрләр, уңай темалар белән куандырды. Ә эш менә болайрак икән биредә — бу хакта безгә Норма урта мәктәбенең тәҗрибәле мөгаллимәсе Диләрә Гатауллина сөйләде:

— 2021 елда, техник мөмкинлекләр килеп чыкты да, үзебезнең мәктәп директоры Гатауллина Ләйсән Фәритовна «Әйдәгез, мәктәп радиосы эшләп карыйк әле», дигән идея белдерде. Һәр атнаның чәршәмбесе саен радиотапшырулар тәгаенләнде, моның өчен нигезләмә дә эшләнде. Бу эшкә 5-11 сыйныф укучылары тартылды. Ул елны мин бу юнәлештә эшләми идем әле, башлангыч сыйныф укытучысы бит инде мин. Шәхсән үзем радиотапшыруны тыңлаучы буларак кына ишетә килдем, кабинетларда, коридорда, укучылар белән сыйныф сәгатьләрендә тыңлыйм.

Чәршәмбе саен тапшыру чыкты, ә менә соңгы ике елда миңа «Мәктәп медиастудиясе» дигән түгәрәк бирелде. Һәм мәктәп радиосы шушы студия кысаларында эшли башлады. Кызыксынган укучылар әлеге түгәрәккә языла, атнага ике тапкыр бер сәгать түгәрәктә шөгыльләнәләр, чираты җиткән сыйныф чәршәмбе саен радиотапшыру әзерли.

Түгәрәктә без журналистика нигезләре турында сөйләшәбез, коллектив белән эш алып барыла, төркемнәргә бүленеп, яисә индивидуаль тәртиптә һәр бала белән аерым эшлибез, радионың үзенчәлекләренә төшенәбез, нәрсә ул массакүләм мәгълүмат чаралары, хроника, музыкаль диапозон; музыкаль бизәлеш редакторы, оператор кем ул? — шуларны өйрәнәбез.

Укучыларда берникадәр, хәйран гына күзаллау барлыкка килә. Сәхнә теле, театраль осталык, текст өстендә эшлибез, теорияләрдән тыш, практик дәресләрдә радиотапшырулар әзерлибез. Рубрикаларга зур игътибар бирәбез. Практик өлештә бер сәгатне радиога багышласак, икенче сәгате газета чыгаруга бирелә.

 2003 елдан бирле инде мәктәбебездә, безнең информатика укытучысы Айрат Зиннәтуллович тәкъдиме белән, УҺУ (Укучылар һәм укытучылар) дигән газета чыгып килә. Газета мөгаллимә Раушания Фәргатовна җитәкчелегендә дөнья күрә. Шуңа күрә дә без, беренчедән, балалар белән интервью алырга өйрәнәбез, һәр элементны «мозговой шторм» аша уздырабыз, радиотапшыруда төп тема — тапшырулар мәктәп яңалыклары, истәлекле даталар, атна, ай дәвамындагы бәйрәмнәр, һава торышы, төрле тарихи вакыйгалар белән үстерелеп барыла, туган көннәр музыкаль сәламнәр белән бизәлә.

Корреспонденция, хат, әңгәмә кебек башка эш төрләре белән танышабыз, әңгәмә уздырсалар, газета битләрендә чагылып барыла. Атналык тапшырулардан тыш, махсус чыгарылышлар була, Укытучылар, Әниләр көнендә, 8 март бәйрәмендә, мәсәлән, шундый сәхифәләр булды, Радио көненә әзерләдек, 9 майга, Җиңү көненә багышлап аерым чыгышлар булачак.

Радио өченче елын эшли инде, алдагы елларга караганда, тапшырулар камилрәк, системалы бара, сәхнә телен аңлаган, текст белән эшләгән балалар белән радиотапшырулар матурырак, аһәңлерәк килеп чыга. Директорыбыз тәкъдим итәнчә, төрле шәхесләр белән дә эшлисе килә, алдан сораулар әзерләп, һәр сыйныф үзе кемне тели, шул кешене дәшеп, интервьюлар аласы килә. Икенче уку елында шушы юнәлешне дә башлап җибәрергә телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: радио