Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"Норма мәктәбе үткәргән кичәдән алган тәэсирләр әле бүген дә дәвам итә", ди әти-әниләр (+бик күп фото)

Күптән түгел Норма урта мәктәбе “Туган телләр елы һәм халыклар бердәмлеге елы”н йомгаклау уңаеннан бик күркәм чара уздырды

Норма урта мәктәбе коллективының ирешкән уңышлары, укучыларның яулаган җиңүләре, укытучыларыбызның тырышлыклары һәрдаим күз алдыбызда. Мәктәбебездә үз эшенең чын осталары булган мөгаллимнәр балаларыбызга белем һәм тәрбия бирә. Моның өчен аларга форсаттан файдаланып, "Хезмәт" сайты аша зур рәхмәтләребезне ирештерәбез.

Узып киткән ел “Туган телләр елы һәм халыклар бердәмлеге елы” иде. Әлеге елда мәктәп коллективы көче белән бик күп чаралар оештырылган, бик күп хезмәтләр башкарылган, укучылар бик күп дәрәҗәле бәйгеләрдә зур җиңүләргә ирешкән. Бу хакта без күптән түгел Норма мәдәният йортында узган “Туган телләр елы һәм халыклар бердәмлеге елы”н йомгаклау чарасында белдек. 

Кичә мәктәпнең театр түгәрәге нәни артистлары чыгышы белән башлангыч алды. Бәйрәм чарасы тирән эчтәлекле матур, җырлар, эчтәлекле шигырьләрне, төрле милләт биюләре белән дәвам итте. Концерт барышында ел буе төрле конкурсларда катнашып, унышларга ирешкән һәркемгә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Иганә ярдәме күрсәткән иптәшләр дә зурлап сәхнәгә чакырылды. Мөгаллимнәр дә көчле алкышлар белән сәхнәгә күтәрелде. Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев