Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Норма мәктәбендә узган "Соңгы кыңгырау" бәйрәме ниләр белән истә калды? ( +бик күп фото)

Бүген Норма урта мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме булды.

Әлеге матур һәм кабатланмас чарага мәктәп укучылары тезелгән вакытта үзебезнең мәктәп еллары искә төште. Кайчандыр бит алар кебек безнең дә соңгы кыңгырау бәйрәме узган иде. Йөрәкнең ашкынып тибүе, укытучыларга һәм мәктәп хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре ирештергәндә борчылудан нечкәргән тавышлар, күзләрнең яшь белән тулуы  һәрбер буын белән кабатлана торган хәл.  Норма урта мәктәбенең 11 сыйныфын җиде гүзәлкәй тәмамлый һәм бүген һәркемнең карашы аларда иде. Мәктәп директоры Ләйсән Фәритовна бәйрәм уңаеннан сүз алгач, без укуда гына түгел, мәдәният һәм спорт өлкәсендә дә сынатмыйбыз. Чөнки безнең мәктәптә иң-иң тырыш балалар белем ала. Хөрмәтле укытучы Фәрит Кәлимуллин бик мәгънәле сүзләр әйтеп, без аны мәктәп диварларына да язып, мәңгеләштереп куйган идек: “Горурлана белергә кирәк!”. Әйе, һәрбер укучыбыз, аларның һәрбер уңышы белән без чиксез горурланабыз. Быел мәктәбебез бусагасын атлап чыгып китүче кызларыбызга да һәрбер имтиханнарында уңышлар телибез. Гомумән, уңышларыгыз гел янәшәгездән атлап барсын, максатларның һәрчак зурысын куегыз, хыялларның да тормышка ашмасын хыялланыгыз һәм аларның һәрберсе дә тормышка ашсын, безгә гел сезнең белән горурланып торырга язсын, дип изге теләкләрен ирештерде. 
Чарада катнашкан район башлыгы Рамил Нотфуллин Норма мәктәбенең район буенча зур уңышларга ирешүләрен ассызыклап узды: “Сезнең мәктәп укучылары район олимпиадалары буенча 80 җиңү яулап, районыбызда беренче урынга лаек булды. Региональ этапта иң күп урын алуга ирешкән белем йорты да сезнеке. Әлеге югары планканы югалтмыйча, тагын да зурырак уңышларга ирешеп эшләргә язсын сезгә!”
Көннең яңгырлы булуы да чыгарылыш сыйныф гүзәлкәйләренең бәйрәмен боза алмады. Һәрбер тамчы аларга бәхет-шатлык, якты һәм матур киләчәк теләп яуды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев