Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Норма мәктәп яны лагерендә «Факел»лылар наркотикларга каршы көрәшкән (фото)

«Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре Норма мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар арасында күңелле стартлар һәм рәсем конкурслары оештырды. Әлеге чара «Без наркотикларга каршы - без сәламәт яшәү рәвеше яклы» лозунгы астында үтте. Наркотикларның зыяны турында әңгәмә оештырылып, анда һәркем үз фикерен җиткерә алды.

Бәйрәм чарасы күңелле спорт эстафетасыннан башланып китте, ике командага бүленгән укучылар төрледән-төрле кызыклы уеннарда катнашып, бер генә минут та тик тормадылар. Спорт чаралары үткәрүнең төп максаты да баланың ныклыгын, түземлеген арттыру максатыннан эшләнгән иде. Шул ук вакытта үзара дустанә мөнәсәбәтләр дә булдырылды, яшьтәшеңә ярдәм кулы сузу кирәклеге дә ассызыкланды. Әлеге чараларда катнаша алмаган балалар арасында рәсем ясау конкурсы үткәрелде. Рәсемнәрендә укучылар сәламәт яшәү рәвешен ничек күзаллауларын тасвирлап, үз рәсемнәре буенча кыскача хикәя дә әзерләгән иделәр. Әлеге көн лагерьга йөрүче балалар өчен бик күңелле булды, алар «Факел» хезмәткәрләрен янәдән кунакка чакырып калдылар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250